22.01.2014 - Спорт

“Салават Юлаев”: янә отылу

Мәгълүм булуынча, “Салават Юлаев” күптән түгел Магнитогорскида урындагы “Металлург”ны җиңгән иде. Көндәшләр “Уфа-Арена”да янә көч сынашты. Бу юлы уңыш реванш алырга омтылган кунакларга елмайды.

Матч башлану белән “Металлург” һөҗүмгә күчте. Юлаевчылар үз бозында уйнаса да, баштагы мәлдә зоналарыннан да чыга алмады. Шуннан соң ике як та оборонага зур игътибар бүлде. Мондый уеннан тренерлар канәгать булса да, спорт сөючеләр шайба көтте. Ниһаять, чор тәмамланганда “Металлург” уенчысы Платонов исәпне ачты. Нибары өч минут үткәч, шушы ук уенчы кунаклар өстенлеген ике шайбага җиткерде.

Икенче чор вакыйгаларга ифрат бай булды. Дүрт минут үткәч, “Салават Юлаев” уенчысы Мирнов шайба кертте. Исәп 1:2гә әйләнде. Кунаклар да җавап кайтарды. Мозякин “Металлург” өстенлеген янә ике шайбага җиткерде. Юлаевчылар көндәшенең үкчәсенә басып барды: Мирнов “Металлург”ка икенче шайбаны кертте. Чор тәмамланырга санаулы секундлар калганда, безнекеләр кагыйдә бозды. Мондый мөмкинлектән Терещенко оста файдаланды. Исәп кунаклар файдасына 4:2 булганда, тәнәфескә сирена яңгырады.

Өченче чорда ике як та актив һөҗүм итте. Капкачылар уяу булганлыктан, исәп матч ахырына кадәр үзгәрмәде. Матчка “Металлург” уенчысы Мозякин нокта куйды. “Салават Юлаев” “Металлург”ка үз бозында 2:5 исәбе белән отылды.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»