21.01.2014 - Спорт

Бишектән үк тимераякталар!

Туймазыда заманча җиһазландырылган универсаль боз сарае былтыр көз файдалануга тапшырылды. Гомум мәйданы 5,5 мең квадрат метрлы мәһабәт корылманың ачылуын аеруча шайба сугарга, тимераякта шуарга яратучы яшь спортчылар көтеп алды. Бу җәһәттән боз өслеге халыкара стандартларга җавап биргән “Туймазы-Арена”да күнегүләр үткәрү, дәрәҗәле хоккей ярышлары оештыру өчен бөтен шартлар тудырылган.

Без килгәндә бер төркем яшь спортчылар зур дәрт белән күнегүләр үткәрә иде. 2005-08 елгы малайлар тренер Ринат Әхмәдиевның тәрбия­ләнү­челәре булып чыкты.

Бәләкәчләрнең күбесе хоккей секциясенә яңа боз сарае ачылган көннән йөри башлаган. Мәсәлән, Иван Стробыкин белән Данил Курбиев 2нче сыйныфта укыйлар икән. Төрле мәктәп­ләрдә укысалар да, хоккей белән мавыгу аларны якын дусларга әйләндергән.

— Ә мин балалар бакчасына йөрим, — диде 2008 елгы Динислам Кунафин. — Әтием миңа быел тимераяк һәм форма алып бирде. Ике ай эчендә тимераякта йөрергә өйрәндем. Боз мәйданында шайба сугу миңа бик тә ошый.

Бертуган Радмир һәм Эмир Галләмовлар да хоккей таягын быел гына кулларына алганнар. Тренерлары әйтүенчә, кыю, елгыр малайлар уен алымнарын тиз отып ала икән. 2008 елгы Радмир әлеге көндә балалар бакчасына йөри, күнегүләрдән соң әтисе аны яшьтәшләре янына илтеп куя. Абыйсы 8 яшьлек Эмир 1нче сыйныфта укый.

— Боз сарае ачылганнан соң хоккей түгәрәгенә язылучылар күп булды. Әлеге көндә бездә төрле яшь төркемнәрендә 200дән артык бала шөгыльләнә, — ди “Олимпийский” спорт комплексы каршындагы хоккей бүлекчәсенең өлкән тренеры Владимир Орлов. — Хәзер 2009 елгы балаларны секциягә кабул итә башладык. 4-5 яшьлек уенчылар саны бүген бездә 45кә җитә. Биш яшьлек спортчылар өчен без күнегүләрне уен рәвешендә үткәрәбез. Иң мөһиме – аларда физкультура һәм спортка сөю тәрбияләү. Шул чакта уңыш та озак көттермәячәк. Икенчедән, хоккей уйнау малайларны тәртипкә өйрәтә, аларны чыныктыра.

Өлкән тренер 2005 елгы төркем уенчыларына зур өмет баглый. Алар Нефтекамада үткәрелгән ярышта беренче урын яулаган. Соңгы турнирда да сынатмаганнар, пьедесталның өченче баскычына күтәрелгәннәр. Хәзер туймазылылар Башкортстанның балалар хоккей лигасында катнашучыларны кабул итәргә әзерләнә.

2005 елгы төркемнән капкачы, 2нче мәктәпнең 2В сыйныфы укучысы Эдуард Прокопьев белән якыннан таныштык.

— Эдик биш яшеннән хоккей секциясенә йөри, — ди яшь капкачының әнисе Регина Рафаэль кызы. — Заманча боз сараенда шөгыльләнә башлагач, балаларыбыз тагын да дәртләнеп китте. Уңайлы шартларда ел әйләнәсенә диярлек яраткан спорт төре белән шөгыльләнә алар. Хоккей мәктәбендә дәресләр атнасына алты тапкыр үткәрелә. Эдик бер генә күнегүне дә калдырмый.

Ул арада тренер Ришат Гыйниятуллин 1998-99 елгы төркемне боз мәйданына алып чыкты. Алар инде тәҗрибә туплаган, шайбалы хоккейда ниндидер уңышларга ирешкән үсмерләр. Мәсәлән, Алмаз Хәсәнов, Антон Одиноков һәм Нияз Шәфыйков үзләрен бозда аеруча ышанычлы тоя. Алар өчесе дә “Спартак” спорт клубының җыелма командасы составында рес­пуб­ликаның яшьләр хоккей лигасында уйный.

— Универсаль комплекс төзелгәнче ачык һавада шөгыльләндек. Боз мәйданын да үзебез чистарта идек, — ди үсмерләр. — Яңа боз сараенда күнегүләр үткәрү өчен бөтен шартлар бар, монда безгә техниканы шомарту, һөнәри әзерлегебезне үстерү өчен мөмкинлекләр дә зур. Шуңа секциягә зур теләк белән йөрибез.

Ихтимал, берничә елдан “Туймазы-Арена” комплексында тәрбияләнгән яшь спортчылар арасыннан да көчле уенчылар үсеп чыгар, кемдер югары хоккей лигасында чыгыш ясаучылар исемлеген тулыландырыр. Һәрхәлдә, районда спортның шушы төрен үстерү, аңа яңа сулыш бирү өчен ныклы нигез булдырылган. Бүген өлкән тренер Владимир Орлов Туймазыда махсуслашкан балалар-үсмерләр спорт мәктәбен ачу теләге белән дә яши. “Тиздән хоккей бүлекчәсенә дүртенче тренерны эшкә алачакбыз”, диде ул. Димәк, монда шайбалы хоккей белән шөгыльләнүче балалар саны тагын да артачак.

Мидхәт Шәрипов.

Туймазы районы.

Фото: Яшьләр командасының әйдәүче уенчылары Алмаз Хәсәнов, Антон Одиноков һәм Нияз Шәфыйков.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»