09.01.2014 - Спорт

“Миякә” спорт комплексы чакыра

Безнең комплекс — авыл районнары арасында иң зур, иң заманча җиһазландырылган, иң сыйфатлы башкарылган һәм, шул ук вакытта, иң арзанга төшкән спорт объекты. Бассейнында 25 метр арага өч йөзү юлы булган комплек­сыбызны төзеп сафка кертү нибары 91 миллион сумга басты. Халык сәламәтлеген ныгытуга хезмәт итәчәк бу комплексның 31 эш урыны бирүе дә бик куанычлы күренеш. Өстәвенә, савыктыру үзәге, нигездә, үзен-үзе финанслаячак. Утызлап түләүле хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге бар. Мисал өчен, өлкәннәр бассейны сәгатенә — 80, балаларныкы 40 сум тора. Абонемент алганнарга, билгеле, азрак түләргә була. Йөзәргә өйрәтүнең бер сәгате 200 сум. Балалар өчен бу хак 50 сумга кимрәк. Тренажерлар залында бер сәгать шөгыльләнү өл­кәннәргә — 60, балаларга 30 сум. Шулай ук, өстәл теннисы, бильярд, фитнес, мини-футбол, кикбоксинг, бокс, милли көрәш, самбо, баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, пневматик мылтыктан ату, шашка-шахмат белән шөгыль­ләнүләр дә түләүле. Банкет залын арендага бирү, реклама, терминаллар урнаштыру, спорт чараларын үткәрү өчен комплекс мөмкинлекләрен файдалану да шактый зур керем бирәчәк. Сауна һәм бассейн белән файдаланырга теләүче­ләр дә күп.

Балалар һәм сәламәтлеге төрле хәлдә булган өлкән яшьтәгеләр күп булачагын күз уңында тотып, хәвефсезлеккә зур игътибар бирәбез. Бу җитди бурыч безнең спорт инструкторлары һәм медицина хезмәткәрләре өстендә. Шунысы игътибарга лаек, бездә инвалидлар өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Бассейнда аларны суга төшерү һәм чыгару өчен махсус җайланма бар. Баскычлар, шулай ук, инвалидлар өчен җайлаштырылган.

Спорт комплексы янында хоккей мәйданчыгы эшли. Прокатка төрле үлчәмдәге тимераяклар бирә алабыз. Аларны үткерләп бирү дә каралган. Комплекс территориясендә җәйге спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен дә тиешле мәйданчыклар булачак. Кыскасы, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен яратучылар өчен Миякәдә иң уңайлы шартлар тудырыла. Безгә килүче һәркемне шатланып каршы алачакбыз.

Рәфис Хисамов,

“Миякә” спорт-савыктыру комплексы директоры.

 

Фото: Шәфкать туташлары Айгөл Садыйкова, Татьяна Гафиятуллина һәм спорт инструкторы Айдар Гыйләҗев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»