26.12.2013 - Спорт

Дөнья кубогы – бездә

Күптән түгел Ханты-Мансийск шәһәрендә  нефть запасларына бай илләрнең бокс буенча Социалистик Хезмәт Герое Фәрман Корбан улы Сәлманов истәлегенә багышланган дөнья кубогы оештырылды. Анда Русия спортчыларыннан тыш, Латвия, Литва, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Кытай, Монголия, Беларусь, Чехия, Молдова, Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан һәм Украина спортчылары да катнашты.

Бәйгедә Стәрлетамак егете Эдуард Абдрахманов алтын медаль яулады. 81 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясаган яшь боксчы иң элек Латвия спортчысын, арытаба ватандашы Никита Высорскийны җиңде. Ярымфиналда Эдуардка Молдова чемпионы Михаил Катионов та каршы тора алмады. Якташыбыз финалда Әзербайҗан спортчысы Батраз Гурциевны отып, алтын медаль яулады.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»