21.12.2013 - Спорт

Шәйморатовчы истәлегенә

Миякә районының Сатый мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары арасында беренче тапкыр авылның легендар шәхесе, шәйморатовчы, яуда батырларча һәлак булган кавалерия полкы командиры Асылгәрәй Нәфыйков истәлегенә багышланган баскетбол бәйгесе узды. Турнирны оештыручы — батыр якташыбызның якын туганы Вилсур Нәфыйков.

— Соңгы елларда район хакимиятенең тырышлыгы белән зур әтиебезнең якты истәлеген мәңгеләштерү җә­һәтеннән күп чаралар күрелде. Яңартылган мәктәп фойесында аңа багышланган мемориаль почмак ачылды. Асыл­гәрәй Нәфыйков җирләнгән Липецк өлкәсенең Тербуны районы белән дуслык җепләре елдан-ел ныгый бара. Ә инде әлеге спорт бәйгесен без яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү нияте белән оештырдык, — ди Вилсур Марат улы.

Асылгәрәй Нәфыйковның тагын бер якын туганы Раяз Нәфыйков җитәкләгән Сатый мәктәбе районда иң яхшылардан санала. Мондый турнир үткәрә башлау аның дәрә­җә­сен тагын да күтәрә төшәчәк. Иң мөһиме — яңарак төзелгән заманча мәктәпнең зур спорт залының мөмкинлеге тулырак файдаланылачак.

Тәүге тапкыр үткәрелгән турнирда җиңүне Кыргыз-Миякәнең 1нче мәктәбе командасы яулады. Икенче урында — Сатый баскетболчылары. Җилдәр мәктәбе командасы бронза медальләр алды.

 Медальләрне, истәлекле бүләкләрне сатып алу, ярышта катнашучыларны ашату чыгымнарын турнирны оештыручы Вилсур Нәфыйков үз өстенә алды.

 Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»