23.11.2013 - Спорт

Яңа исемнәр, яңа легендалар кирәк!

Уфаның “Химиклар” Мәдәният сараенда Башкортстан Респуб-ликасының физик культура һәм спорт буенча башкарма власте оештырылуга 90 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда Президент Рөстәм Хәмитов та катнашты.

— Бүген Башкортстан спорт югары дәрәҗәдә үсешкән төбәкләрнең берсе санала, — диде Рөстәм Хәмитов. — 1970-80 елларда республика спортчылары Советлар Союзында гына түгел, дөньяда да иң яхшылардан саналды. Мехико Олимпиадасы призеры Ренарт Сөләйманов, штангачы Михаил Шабаев, авыр атлетлар Бронислав Куклин белән Евгений Гирко республика спорты елъязмасында аерым урын билиләр. Илнең һәм дөньяның иң җитез мотоциклда узышучылары  Габдрахман Кадыйров,  Игорь Плеханов, Борис Самородовны да белмәгән кеше юктыр.

Президент гимнасткалар Лариса Королева, Әлфия Шәрәфетдинова, хоккейчылар Ирек Гыймаев, Игорь Кравчук, Александр Семак һәм башка танылган спортчыларны да телгә алды.

— Күркәм традицияләрне дәвам итеп, янә югары казанышларга ирешү — республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының төп бурыч-ларының берсе. Безгә яшьләр үрнәк алырдай  яңа исемнәр, яңа легендалар кирәк, — дип дәвам итте президент. — Ярты гасыр элек республикада ярты миллион кеше спорт белән шөгыльләнә иде. Җәйге спартакиадаларда гына да 700 меңнән артык кеше катнашты. Халыкны күпләп спортка җәлеп итү традицияләренә янә җан өрү мөһим. Әйткәндәй, бу юнәлештә казанышлар да бар. Узган елда физик культура-спорт эшен оештыру буенча Бөтен-русия смотр-конкурсында Башкортстан беренче урын алды. Бүген республика системалы рәвештә физкультура белән шөгыльләнүчеләр саны буенча Идел буе федераль округында – беренче, илдә җиденче урынны били.

Башкортстан — илнең паралимпия спорты үзәге. Уфада гомум бәясе 2 миллиард 300 миллион сум булган Паралимпия спортының федераль үзәге төзелү дә күп нәрсә турында сөйли. Киләчәккә планнар зур. Олимпия, Паралимпия уты эстафеталарын югары дәрәҗәдә оештыру мөһим. 2014 елда бездә билбау көрәше буенча дөнья кубогы үтәчәк. Уфа 2021 елда ШОС һәм БРИКС саммитлары кысаларында үтәчәк Бөтендөнья неолимпия спорт төрләре уеннарын оештырырга дәгъва итә.

Президент тармакның бер төркем алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Чарада Русия Олимпия комитетының башкаручы директоры Андрей Селиванов та чыгыш ясады.

Тарихтан мәгълүм булуынча, 1923 елның 27 июньдә “РСФСР эшчеләренең югары һәм урындагы физик культура советларын оештыру турында” Декрет кабул ителә. Бу документ ил халкын савыктыру, спортка җәлеп итүгә зур өлеш кертә. Заводларда, предприя-тиеләрдә хезмәт салучылар буш вакытында спорт белән шөгыльләнә башлый. Нәтиҗәдә, кайбер завод-фабрика эшчеләре футбол, баскетбол һәм башка спорт төрләре буенча ил данын яклый. Алар үрнәгендә яшь буын тәр-бияләнә. 1923 елның 17 июльдә Башкорт АССРының Үзәк Башкарма Комитеты каршында Югары физик культура һәм спорт советы оештырыла. Бу орган төрле елларда төрлечә аталды. Бүген исә халыкны спортка җәлеп итү, спортны үстерү һәм яшьләр сәясәтенә бәйле мәсьәләләрне хәл итү бурычы Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы иңендә.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»