19.11.2013 - Спорт

Илне данлый, җиңү яулый Башкортстан батырлары

Салават шәһәренең “Нефтехимик” спорт сараенда билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Утызга якын илдән ике йөздән артык спортчы катнашкан бәйгедә һәр алыш киеренке үтте. Ярышның ике көне дә вакыйгаларга ифрат бай булды. Дәрәҗәле кайбер спортчыларның билбау көрәшендә тәүге адымнарын гына ясаучы көндәшләренә отылуы бәйге белән кызыксынучыларны тагын да арттырды.

Келәмгә чыккан чит ил спортчыларына җиңел булмады. Аларга ят климат, вакыт аермасы да комачаулады. Мондый хәл-шартларда Башкортстан данын яклаучы көрәшчеләр мотлак алтын медаль яуларга тиеш иде. Әлбәттә, һәр спортчы җиңүгә өмет итә. Спортта фаразлар еш кына чынга ашмый. Республиканың дәрәҗәле спортчылары Рәдиф Акчурин, Рөстәм Исламов һәм Наил Мөхәммәдьяров призлы урын өчен көрәшә алмады, Рөстәм Арсланов белән Альберт Рәхмәтуллин исә һәр алышта зур осталык күрсәтте. Алар көндәшләренең кем һәм каян булуына игътибар итмәде. Башкортстан спорт сөючеләрен беренче булып Рөстәм Арсланов сөендерде. Йөз килограммнан артык авырлык категориясендә финал алышында ул Русия спортчысы Сослан Челоксаевны отып, алтын медаль яулады.

Икенче көнне 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясаучы Альберт Рәхмәтуллинга зур өметләр багланды. Альбертка уңышка ирешү җиңел булмаячагы көн кебек ачык иде. Беренчедән, бу категориядә 20 көрәшче чыгыш ясый. (Чагыштыру өчен: кайбер авырлык категорияләрендә спортчылар саны уннан да артмый). Икенчедән, ярыш Олимпиада системасы буенча оештырыла, ягъни, бер тапкыр отылу белән ярыштан төшеп каласың. Альберт Рәхмәтуллин хәлиткеч алышта Украина данын яклаучы Дмитрий Арабаджи белән көч сынашты. Якташыбыз көндәшен берничә тапкыр келәмгә күтәреп салып, очко җыйды. Алыш ахырына якынлашты. Украина спортчысы җавап кайтара алмады. Альберт Рәхмәтуллин дөнья чемпионы исемен яулады.

 Спортчы тәэссоратлары белән дә уртаклашты:

— Көндәшләрем билгеле булгач, гаҗәпләндем. Һәммәсе дә дөнья чемпионнары. Ничек шулай туры килгән? Күбесе белән моңа кадәр дә юлларыбыз кисешкән иде. Яңа алымнар өйрәнеп, тәҗрибә туплап, тагын да куәтлерәк чыгыш ясый башлаганнар. Һәр көндәшемне оту өчен күп көч түгәргә туры килде. Хәлиткеч алышта, эшкә бөтен осталыгымны җиктем. Салаватта үткән дөнья чемпионаты оештырылу ягыннан да, катнашучылар дәрәҗәсе белән дә югары бәһагә лаек. Димәк, киләчәктә билбау көрәшенең Олимпия спорт төренә әвереләчәгенә өмет зур, — диде ул.

Ярыштан соң спортчыларны бүләкләү тантанасы оештырылды.

Бәйгедә билбау көрәше югары үсешкән Монголия, Төрекмәнстан, Казахстан һәм Үзбәкстан командалары да катнашты. Моңа карамастан, җиде авырлык категориясендә дә алтын медальләрне Русия спортчылары яулады. Димәк, дөньядагы иң оста көрәшчеләр безнең илдә яши. Хәзер билбау көрәше белән кызыксынучыларны тагын да арттырып, мавыктыргыч бу спорт төрен җәйге Олимпиада программасына кертүгә ирешү юлларын эзләргә кирәктер.

Айдар Зәкиев.

*  *  * 

Тоймамед КАРАДЖАЕВ,

Төрекмәнстан җыелма командасының өлкән тренеры:

 — Катнашучыларга көч сынашу, ярышу, яшәү өчен яхшы шартлар тудырылган. Шушы уңайдан оештыручыларга чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәм. Салаватка 20 көрәшче алып килдем. Спортчыларыбыз нәтиҗәле чыгыш ясады. Туган ягыбызга бер алтын, өч көмеш һәм  ике бронза медаль яулап кайтабыз. Дөнья чемпионатында мондый уңышларга ирешү — зур казаныш.

Шәфкать МИРЗАКУЛОВ,

Үзбәкстан җыелма командасының баш тренеры:

— Бәйге югары дәрәҗәдә оештырылса да, бер үзенчәлек уйлануга этәрә. Күпчелек алтын медальләрне Русия спортчылары яулады. Бер генә дөнья чемпионатында да мондый хәлнең булганы юк иде. Бүтән илләр начар көрәшә башлаганмы? Әллә судьялар хуҗаларны якладымы? Монысы судьяларның намусында калсын.

Рөстәм ЗЫЯКАЕВ,

Башкортстан җыелма командасының өлкән тренеры:

— Дөньяның иң көчле спортчылары җыелды. Башка елларда үткән дөнья чемпионатлары белән чагыштырганда, үсеш сизелә. Әйтик, һәр команда җитди әзерлекле, икешәр состав алып килгән. Димәк, билбау көрәше үсеш кичерә. Без моңа аеруча шатбыз.

Рөстәм МИҢНЕБАЕВ, Уфа шәһәре,

халыкара категорияле судья:

— Дөнья чемпионатында төрле илләрдән судьялар хезмәт салды. Төп шарт — беркем дә үз иленең спортчысы алышын хөкем итмәде. Бу шарт алышның гаделлеге турындагы бәхәсләргә чик куя. Бәхәсле очракларда видеокабатлауларга мөрәҗәгать иттек. Бәйгедә лаеклылар җиңсен өчен зур көч салдык, уртак тырышлык белән бу максатка ирешә алганбыздыр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»