06.11.2013 - Спорт

Бер бәйгедә – дүрт алтын медаль!

16-27 октябрьдә үткән бәйгедә 82 илдән дүрт меңгә якын спортчы катнашкан. Русия данын 35 спортчы яклаган. Башкортстаннан җиде спортчы барган. Шуларның берсе – легендар спортчы Әгълә Кучумов. Данлыклы якташыбыз бу чемпионатта да югары нәтиҗәләр күрсәткән.

– Стартка дүрт тапкыр чыктым, –  ди Әгълә Җәмгытдин улы. – Атлантик океан буенда көч сынашу аеруча истә калды. Ун, егерме чакрымлык дис­танцияләрдә – шәхси, биш, ун чакрымлык дистанцияләрдә команда берен­челегендә катнаштым. Ярышта дәрәҗәле спортчылар катнашса да, уңышка ирешү әллә ни авыр булмады. Украина данын яклаучы Микуло Панасейко гына миннән калышмаска тырышып карады. Әмма ул да максатына ирешә алмады. Уңыш нигезен күнекмәләрне дөрес ясауда күрәм. Көн аралаш күнекмә ясыйм. Һәр көнне 15-20 чакрым җәяү үтәм. Уфаның Гафури урамында яшим. Шуннан старт алып, Ленин мәйданына кадәр барам. Кайтканда да автобуста түгел, җәяү атлап кайтам. Билгеле, ярыш алдыннан күнекмәләрне ешрак үткәрәм. Шул ук вакытта, чаманы да беләм. Артык салкын көннәрдә, яңгыр яуганда күнекмәләрне кичектерәм. Үземә-үзем тренер да, табиб та мин. Алтмыш ел дәвамында спортча атлау белән шөгыльләнү дәверендә тупланган бай тәҗрибә ярдәм итәдер.

Әйткәндәй, Әгълә Кучумов Башкортстанда һәм Русиядә генә түгел, дөнья күләмендә дә киң билгеле шәхес. Япония, Австралия, Испания, Пуэрто-Рико һәм башка илләрдә үткән бик күп ярышларда җиңгән. Якташыбызның җиңел атлетика буенча АКШ чемпионы һәм АКШның гран-при  иясе булуы аерым игътибарга лаек. Африкадан тыш, Җир шарының барлык континентларында да булып, җиңүләр яулаган Әгълә Кучумовның медальләре, грамоталары да байтак. Аларның күпчелеге туган ягы – Бакалы районындагы музейда саклана. Шулай итеп, коллекция тагын дүрт медальгә тулыланды.

Спортча атлау – Олимпия спорты төре. Бу спортны биш бармагыдай белүче данлыклы якташыбыз да бар. Ни өчен Башкортстанның берәр югары уку йортында Әгълә Кучумовка яшь спортчылар тәрбияләү өчен шартлар тудырылмый?

– Спортта казанышларга ирешкәч, туплаган тәҗрибәне яшь буынга да өйрәтәсе килә, – диде, бу хакта сүз чыккач әңгәмәдәшем. – Бу эшне туган ягым – Бакалы районының Катай авылында башлап карадым. Түгәрәк оештырып, балаларга спорт серләрен өйрәттем. Моның өчен махсус рәвештә Уфадан кайтып йөрдем. Укучыларым ил күләмендәге ярышларда нәтиҗә күрсәтә башлады. Кайберләре дәрәҗәләр яулады. Җиңел атлетика буенча Русия җыелма командасы тренеры Виктор Чогин Башкортстанда спортча атлау буенча Олимпия әзерлеге үзәге оештырырга тәкъдим итте. Мондый мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк иде. Кызганычка каршы, Башкортстанның җаваплы дәүләт структураларында бу тәкъдим хуплау тапмады. Ә бит филиал ачылган булса, иманым камил, бүген бу өлкәдә  ил күләмендә танылыр идек.

Хәер, аерым чиновникларның башбаш­таклыгына хәтере калса да, Әгълә Кучумов кәефен төшермәгән. Әлеге вакытта Русия Ислам университетында белем ала. Киләсе елда хаҗ кылырга нияте бар. Шул ук вакытта спорт белән шөгыльләнүен дә дәвам итә.

Чит илләрдән тренерлар чакырып, аларга миллионнарча акча түлибез. Шул ук вакытта, үзебездә булган “хәзинә”не кадерли һәм тиешенчә файдалана белмибез. Гомумән, моңа берәр кайчан өйрәнербез микән? 

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»