02.11.2013 - Спорт

Аста упкын, аркан озын, чигенергә ярамый!

Күптән түгел Сочида спорт туризмы буенча Бөтенрусия фестивале үтте. Бәйгедә ил төбәкләреннән бер меңнән артык спортчы катнашты. Ярышта республика данын Башкортстан дәүләт университетының Бөре филиалы студентлары Иван Пронькин, Дмитрий Калугин һәм Диана Аксенова да яклады. Якташларыбыз призлы урыннар яулап кайтты. Фестивальдә кайсы сынаулар аеруча зур көч таләп иткән? Безнекеләрнең уңыш сере нидә? Яшьләрдән шул хакта да сораштык.

– Бәйге “Лесная сказка” ял үзәгендә оештырылды, – диде Иван Пронькин. – Ярыш алты көн урманда үтте. Шушы чорда бертуктаусыз яңгыр яуды. Мондый һава торышы спортчылардан тагын да күбрәк көч салуны таләп итте. Спорт туризмында физик яктан җитди әзерлекле булучылар гына уңышка ирешә ала. Гомумән, бу спорт төре үз эченә гимнастиканы, авыр һәм җиңел атлетиканы һәм башка спорт төрләрен ала. Әйтик, аркан аша упкынны үтәргә кирәк. Әйбер тулы рюкзак, яңгыр ява, ә ярның теге ягына мөмкин кадәр тизрәк чыгып җитәргә кирәк. Һәр минут, һәр секунд кадерле.

– Безне нинди сынаулар көтәчәген якынча күз алдыма китерә идем, – диде Диана Аксенова. – Алдан әзер булганга,  туктаусыз яңгыр коюы да, өс киеме манма  су булуы да кәефне төшермәде. Авырлыкларга түзеп, җиңүгә омтылдык. Әгәр дә берәрсе калыша башласа, ярдәм кулы суздык. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә югары балл җыйдык.

Тауларга бай булган Төньяк Кавказ, Алтай якларыннан килгән командалар яхшы әзерлекле иде. Кыскасы, тауларны бездән яхшырак белү­челәр белән көч сынаштык. Дәрәҗәле көндәшләрдән калышмас, хәтта аларны узу өчен күп көч түгәргә туры килде.

Якташларыбыз сынатмаган. Евгений Толкачев, Артур Әрмәншин, Айдар Сәлимов, Екатерина Хәбибҗанова һәм башкалар да кергән команда “Җәяүле” һәм “Тау” маршрутларында  беренче урынны яулаган, “Ориентирлашу”да өченче нәтиҗә күрсәткән.

Футбол, хоккей турында телевидение тапшырулары еш күрсәтелсә дә, спорт туризмы бик сирәк искә алына. Спорт туризмын үстерү ни өчен кирәк дисезме? Игътибар итсәң, бу спортта үткән сынаулар Кораллы Көчләрнең элита гас­кәрләренең физик әзерлегенә охшаш. Билгеле, спорт туризмы белән шөгыльләнүчеләр солдат каешы бугач та марш-бросокларда, хәрби өйрәнү­ләрдә һәрвакыт алда барачак. Күренүенчә, спорт туризмы яшьләр өчен аеруча мөһим. Димәк, бу спорт та башка­ларның күләгәсендә калмаска, киңкүләм мәгълүмат чараларында даими яктыртылырга һәм җитәкчелек ярдәмен тоярга хаклы.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»