05.10.2013 - Спорт

“Салават Юлаев” отылды

Рәттән өч тапкыр җиңү яулаган “Салават Юлаев” хоккей командасы Түбән Камада урындагы “Нефтехимик” белән очрашты. Әйткәндәй, уфалылар Татарстанның бу командасы белән элек-электән авыр уйный. Күршеләр арасындагы матч бу юлы да киеренке үтте.

Очрашу уфалылар өчен уңышлы башланды. Матч башланып, 53 секунд үтүгә, “Салават Юлаев” уенчысы Филатов исәпне 1:0 ясады. Чор ахырында исә Мерескин “Нефтехимик” капкасына янә бер шайба кертте.

Икенче чор да “Салават Юлаев” өчен уңышлы башланды. Глухов үз сүзен әйткәч, исәп 3:0гә әйләнде. Арытаба үз бозында отылырга теләмәгән хуҗалар һөҗүмгә күчте. Кунаклар мондый басымга әзер түгел иде. Нәтиҗәдә, “Салават Юлаев” капкасына өч минут эчендә өч шайба керде. Иң элек, Березин исәпне 1:2 ясады. Нибары ике минут үткәч, Коукал тагын бер шайба кертте. Янә бер минуттан соң Таратухин исәпне тигезләде.

“Салават Юлаев” өченче чорда “уянып”, һөҗүмгә күчте. Ләкин хуҗалар юлаевчыларның һөҗүмчеләренә мөмкинлек бирмәде. Төп вакыт җиңүчене ачыкламады. Өстәмә вакытта “Нефтехимик” уенчысы Анисин матчка нокта куйды. “Салават Юлаев” 3:4 исәбе белән отылды.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»