18.09.2013 - Спорт

Уфага “Молодежка” килде!

Мәгълүм булуынча, октябрьдә СТС телеканалында сезонның мөһим премьерасы көтелә –  тамашачыларга “Молодежка” сериалы тәкъдим ителәчәк. Шушы уңайдан Уфага сериалның продюсеры Дмитрий Табарчук, актерлар Денис Никифоров, Влад Канопка һәм Иван Мулин килделәр. “Молодежка”ның үзенчәлеге, яңалыгы нидә? Русия дәүләт социаль университетында оештырылган матбугат конференция­сендә шул хакта да сүз булды.

 – Русиядә хоккей турында беренче тапкыр сериал төшерел­де, – диде Дмитрий Табарчук. –   Вакыйганың мөһим өлеше бозда барганлыктан, җиңел булмады. Иң элек артистларны  тимераякта басып торырга, ярыйсы гына шуарга, хоккей нечкә­лекләренә өйрәттек. Билгеле, матчларга Югары хоккей лигасыннан оста уенчылар да җәлеп ителде. Шуңа сериал һәр буын өчен кызыклы килеп чыкты. Мәхәббәт тә, нәфрәт тә җитәрлек. Иң мөһиме – “Молодежка” хоккей белән шөгыль­ләнергә теләүче үсмерләрне арттырырга булышлык итәчәк.

 Сериалда яшьләрнең “Медведи” хоккей командасының язмышы сурәтләнә. Команда, бик күп киртәләргә юлыкса да, җиңү яулап, максатына ирешә. Тормышта һәркем сынауларга биреш­мәсә, һичшиксез, уңышка ирешәчәк. Хезмәт җимешебезне карап, мондый фикергә килүчеләр артса, бик тә  шат булачакбыз.

 – Өч ай дәвамында атнасына өчәр көн күнекмәләр үткәрдек, – диде сериалда һөҗүмче ролен башкаручы Влад Канопка. – Дөресен әйтим,  кышкы спорт төрләрен җенем сөйми иде. Ни гаҗәп, хәзер карашым үзгәрде. Ярты ел чамасы бозда “яшәдем” бит. Чын хоккей матчларын да  хәзер анализлап карыйм. Шул вакытта үземне дә бозда сыман хис итәм. Спорт сөючеләрнең шау-гөр килүе, боздагы киеренке алыш, кан тамырлары буенча йөгергән адреналин... Мондый мохит хәзер күңелемә якын.

Башкалар да үз фикерләре белән уртаклашкач, журналистлар, кунаклар игътибарына “Молодежка”ның беренче сериясе тәкъдим ителде. Шуннан соң сөйләшү дәвам итте.

 – Сериалда хоккейчыларга, хоккейга хас булмаган күренеш­ләр дә юк түгел, – диде хоккей буенча дөнья чемпионы Александр Семак. – Ләкин бу мәсьә­ләгә аерым игътибар бүләсем килми. Актерлар да, сериалны төшерүчеләр дә зур көч салганнар. Алар һөнәри хоккейчы түгел. Шуңа күрә хаталар – табигый хәл. Иң мөһиме – “Молодежка” хоккей сөючеләрне шатландырсын, бу спорт белән шөгыль­ләнергә теләүчеләрне арттырсын!

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»