18.09.2013 - Спорт

Җитезсеңме? “Кызыл таң” марафонына кил!

28 сентябрьдә Дүртөйле шәһәрендә “Кызыл таң” гәзите бүләгенә XXIV җиңел атлетика марафоны үтәчәк. Бәйге Башкортстан Республикасында Тирә-як мохитне саклау елына багышлана. Күркәм традициягә әверелгән ярышта кемнәр катнаша ала? Ел дәвамында көтеп алынган марафон кайчан һәм кайда старт алачак? Бәйгедә көчеңне сынау өчен нинди шартларны үтәргә кирәк?

Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Табиб рөхсәте булган, сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәркем бәхетен сыный ала. 42 чакрым 195 метрга марафон бәйгесендә абсолют беренчелектә беренче, икенче, өченче, дүртенче, бишенче һәм алтынчы урын яулаучыларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Ярыммарафон да җитезләрне көтә. 21,1 чакрымга йөгерүдә абсолют беренчелектә иң җитез өч атлет бүләкләнәчәк.

Бәйгенең төп максатларының берсе – яшьләрне спортка җәлеп итү.  Спортка кечкенәдән сөю тәрбияләгәндә генә сәламәт алмаш үсәчәк. “Кызыл таң” марафоны тәҗрибәле атлетлар өчен генә оештырылмый, үсмерләргә дә спорт дөньясында үз сүзен әйтергә мөмкинлек бирелә. Мәктәп укучылары 10 һәм 5 чакрым дистанцияләрдә көчен сыный алачак.

Шул ук вакытта, марафонда һәм ярыммарафонда яшь төркемнәрендә җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә лаек булачак. “Иң яшь катнашучы”, “Иң өлкән катнашучы”, “Җиңүгә ихтыяр көче өчен” номинацияләрендә җиңүчеләрне дә истәлекле бүләкләр көтә.

Кайбер үзенчәлекләргә дә игътибар итү мөһим. Катнашучылар саны өчтән дә артмаган яшь төркемнәрендә җиңүчеләр бүләкләнми. Мондый хәл килеп туган очракта, төркемнәр берләштерелергә мөмкин. 42,195 һәм 21,1 чакрым дистанциядә абсолют беренчелектә призлы урын алучылар яшь төркемнәрендә бүләкләнми. Санап үтелгән дистанцияләрдә катнашучылар 70 сум старт взносы түләргә тиеш. Марафонда яше унтугыздан да ким булмаган спортчылар гына катнаша ала. Дистанцияне контроль үтү вакыты – дүрт сәгать утыз минут.

Спортчылардан заявкалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Дүртөйле шәһәре, Чеверев урамы, 41, Спорт комитеты. Белешмә өчен телефоннар – 8 (34787) 2-19-79; 8-987-499-42-87.

Катнашучылар 28 сентябрьдә Дүртөйле районы хакимияте каршында сәгать иртәнге тугыздан унга кадәр теркәләчәк. Бәйге шул ук урында сәгать унбердә старт алачак. Ярышта катнашырга, бүләк алырга ашыгыгыз!

“Кызыл таң” гәзите редакциясе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»