17.09.2013 - Спорт

Чит илдә солтан бул...

Көнбатыш Европада “Уфа” футбол клубы уенчыларын ничек бәялиләр?

Бүгенге көндә Көнбатыш Европаның, Русиянең  футбол клублары яңа уенчылар җәлеп итү белән мәшгуль. Әйтик, “Реал” (Мадрид) клубы “Тоттенхэм” (Лондон) клубыннан йөз миллион еврога Гарет Бэйлны сатып алды. Бу безнең өчен бик зур акча саналса да, футбол дөньясында гәдәти күренеш икән. Чит ил уенчылары турында киң мәгълүмат чаралары күп яза, тапшырулар әзерли. Ә милли футбол лигасында чыгыш ясаучы “Уфа” футбол клубы уенчылары Көнбатыш Европада ни хакка бәяләнә икән? Мөгаен, бу хакта республикада яшәүче бер генә футбол сөюче дә төгәл белмидер. Без дә “Transfermarkt” сайтындагы мәгълүматларга очраклы гына тап булдык. Интернеттагы чыганакта һәр илнең футбол чемпионатында чыгыш ясаучы уенчыларның хакы, алар турында мөһим мәгълүматлар китерелгән. Әлбәттә, сайт футболчыларны алу-сату белән шөгыльләнүчеләр өчен эшләнгән. Әйтик, “Челси” (Лондон), “Барселона” (Испания) һәм башка клублар “Уфа” уенчылары турында ярыйсы мәгълүматны шушы сайттан алырга мөмкин. “Transfermarkt” сайтындагы мәгълүматлар безнең өчен дә зур яңалык булды. Баксаң, “Уфа” данын 30 миллион сумга бәяләнүче уенчы да яклый икән.

Сүзне капкачылардан башлыйк. “Уфа”ның иң кыйммәтле капкачысы – Давид Юрченко. Хакы – 500 мең евро (22 миллион сум ). Мәгълүм булуынча, безнең клубта тагын ике капкачы бар. Михаил Барановский – 200 мең еврога, Дмитрий Изотов  50 мең еврога бәяләнә. Көнбатыш Европада чыгыш ясаучы кайбер капка­чыларның хакларына да игътибар итик. Икер Касильяс “Реал”  (Мадрид) – 26, Петр Чех  “Челси” (Лондон) – 25, Джан Луиджи Буффон – “Ювентус” (Турин) 7,5 миллион еврога бәяләнәләр. Күренүенчә, безнең капкачылар дөньяга танылган спорт “йолдызлар”ы белән чагыштырганда, шактый арзан тора.Инфографика

Хәзер кайбер сакчыларга тукталыйк. Евгений Осипов – 700 мең евро, Павел Степанец 600 мең евро торалар. Биредә тагын бер үзенчәлеккә игътибар итәргә кирәк, гадәттә, Русиядә Бразилия футболчылары зур абруй казана. Кайбер клубларда команданың яртысыннан күбесен диярлек шушы илдән җәлеп ителгән легионерлар тәшкил итә. Янәсе, алар оста уйный. Бәлки, бу чынбарлыкта да шулайдыр. Мәсәлән, “Уфа” данын яклаучы бразилияле Де Оливейра Виллиам Артур да спорт сөючеләрнең иң яраткан уенчыларының берсенә әверелде. Ә Көнбатыш Европада башкачарак фикер­дәләр икән. Артур анда 350 мең еврога гына бәяләнә. “Барселона”да чыгыш ясаучы ватандашы Неймар (50 миллион евро) кебек кыйммәт тормаса да, Артур “Уфа” лидерларының берсенә әверелде. Шул ук вакытта, “Зенит” (Санкт-Петербург) 45 миллион евро торучы Бразилия җыелма командасы уенчысы Халкны җәлеп иткән иде. Футболчы әле булса аңа сарыф ителгән акчаны да, өметләрне дә аклый алмый. Димәк, футболчылар турында  хакына карап кына фикер йөртергә ярамый. Сүз уңаеннан, Испаниянең футбол чемпионатында чыгыш ясаучы берничә сакчыга игътибар итик. Хорди Альба (“Барселона”)  –  25, Серхио Рамос  40 миллион евро торалар.

Ярымсакчыларга килгәндә, бу пози­циядә 25 яшьлек Башкортстан егете Артур Вәликаев та чыгыш ясый. Артур Көнбатыш Европада 250 мең еврога бәяләнә. Бу ярымсакчылар  өчен зур хак түгел. Әйтик, Сеск Фабрегас  (“Барселона”) – 45, Оскар (“Челси”)  30 миллион евро торалар. Шулай да республикада дөнья күләмендәге футбол “йолдызлары” белән янәшә торырлык уенчы тәрбияләнүе куанычлы күренеш.

“Уфа” һөҗүмчеләре дә игътибардан читтә калмаган. Андрей Мязин белән бразилияле Диегоның хакы 500әр мең евро тәшкил итә. Безнең акчага әйләндерсәк, ике егетнең хакы 44 миллион сум килеп чыга. Шул ук вакытта, дөньядагы иң кыйммәтле һөҗүмчеләр Лионель Месси (“Барселона”) – 120, Криштиану Роналду (“Реал”)  100 миллион евро тора.

Күренүенчә, Көнбатыш Европада “Уфа” уенчылары ул кадәр кыйммәт бәяләнми. Шул ук вакытта, безнең уенчыларны да белгечләр күзәтеп, бәя бирүе үзе үк зур нәтиҗә  һәм хуплауга лаек. Чөнки әле кайчан гына Башкортстан данын Русия чемпионатында лаеклы яклардай футбол клубы оештыру хыялда гына иде. Бүген исә “Уфа”ны илдә генә түгел, Европада да таныйлар. Австрия, алман, швейцар, итальян, төрек, поляк, испан һәм инглиз телләрендәге “Transfermarkt” сайтында “Уфа” турында мәгълүмат бирелүе дә моңа ачык дәлил.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»