04.09.2013 - Спорт

“Илеш” командасы — Русиядә беренче!

Дөньяда иң популяр, киң таралган футбол уены Илеш районында да елдан-ел үсеш ала, чөнки моның өчен барлык шартлар да бар: ике балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, үзәк стадион эшли, күптән түгел физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды.

Нәтиҗәләр дә куандыра. 17-24 августта Стәрлетамак  физик культура техникумы базасында авыл җирлегендә урнашкан белем бирү учрежде­ниеләренең балалар командалары арасында футбол буенча “Колосок” Бөтенрусия ярышларының финалы үтте. Анда Русиянең 16 төбәгеннән командалар катнашты. Башкортстан данын “Илеш” командасы яклады һәм көндәшләреннән бер тапкыр да җиңелмичә, беренче урын яулады. Менә алар, районның гына түгел, республика данын яклаучылар: команда капитаны Рушан Ибрашов, Альмир Нәдершин, Ленар Сәлманов, Альмир Хәертдинов, Руслан Зарипов, Эльвин Бәдертдинов, Илмир Газетдинов (капкачы), Эмиль Әюпов, Денис Закиров, Александр Пилипко, Арсений Харисов, Фәдис Моратов, Данил Романов.

— Безгә Ленинград, Новосибирск, Ырынбур өлкәләре, Дагстан, Татарстан, Мордва республикалары футболчылары белән уйнарга туры килде. Ленинград өлкәсе командасы белән уен аеруча көчергәнешле барды, шулай да 3:0 исәбе белән җиңдек. Без — беренче, алар икенче урынга чыкты, — диде егетләр.

Яшь футболчылар 2007 елдан башлап, 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында тәҗрибәле тренер Айдар  Фәрхетдинов кулы астында шөгыльләнгән, соңгы ике елда аларны тренер Әлфир Янгиров уен серләренә өйрәтә.

— Футболчыларыбыз сынатмады, җаваплы мизгелләрдә ныклы характер, көчле техника, виртуоз уен күрсәттеләр. Әлбәттә, бу ярышларда катнашуыбызга бик шатбыз. Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга, Яшьләр сәясәте, спорт, физик культура  һәм туризм буенча комитет рәисе Раил Гомәровка, спорт мәктәбе директоры Айдар  Фәрхетдиновка һәрьяклы ярдәмнәре өчен зур рәхмәтлебез, — ди Әлфир Юрьевич.

Балаларының спортта уңышларга ирешүенә ата-аналар да бик шат. Илсөяр һәм Шамил Әюповлар, мәсәлән, уллары белән хаклы горурлана.

— Улыбыз Эмиль футбол секциясен үзе барып табып, беренче сыйныфтан ук бик теләп йөри. Спорт балаларны физик яктан чыныктыра, аларда ихтыяр көче тәрбияли. Шунысын да әйтеп үтәсебез килә: күнекмәләр бушлай үткәрелә, ярышларга барганда да ата-аналардан акча җыймыйлар. Җиңү яулап кайткач, сөенечебез чиксез булды, — ди алар.

Бәйгегә йомгак ясау тантанасында яшь уенчыларны яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта котлаган, кубок тапшырган. Без дә җиңүчеләрне тәбриклибез.

Алсу БАСЫЙРОВА.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»