24.08.2013 - Спорт

Сез булдырасыз!

Кичә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев төрле дәрәҗә ярышларда республика данын яклаган сурдлимпиячеләр белән очрашты.

— Республикада соңгы елларда спортны үстерү җәһәтеннән күп эш башкарыла, барлык катлам гражданнар спорт белән шөгыльләнсен өчен шартлар тудырыла. Күптән түгел генә Илеш районында Физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды, тиздән Күмертау шәһәрендә бассейнлы зур комплекс сафка басачак. Уфаның Затон бистәсендә паралимпия үзәге төзелә. Башкортстан физик культура һәм спорт институтын федераль институт дәрәҗәсенә күтәрү өчен әзерлек бара. Сезнең уңышларыгыз турында ишетеп торабыз. Авырлыклар алдында баш ими, спорт белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнеп, республика данын еракларга таратканыгыз өчен республика Президенты исеменнән рәхмәт белдерәм. Сез барыгыз да зур хөрмәткә лаек, — диде Марат Шәриф улы.

Яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта җыелучыларның рух ныклыгына сокланып, ярышларда тагын да югарырак уңышларга ирешүләрен теләде.

Спортчылар һәм аларның тренерлары республика җитәкчелегенә хәстәрлек күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Дзюдочыларны тәрбияләүче тренер Валентин Пегов 22нче паралимпия уеннарын хәтергә төшерде.

— Мин сигезенче ел  саңгырау спортчылар белән шөгыльләнәм, шушы вакыт эчендә тәүге тапкыр без ярышлардан  җиде алтын медаль алып кайттык. Шунысы күңелне кыра, республикада дзюдочыларга шөгыльләнү өчен махсус зал юк. Уфада спортның шушы төре буенча паралимпия әзерлек үзәге булдырырга кирәк. Русиянең кайбер төбәкләрендә ул уңышлы эшләп килә, — диде тренер. Ул шулай ук Уфада ярышлар үткәрү зарурлыгына да басым ясады.

Спортчылар Марат Мәһәдиевка төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Спорт инвентарьлары җитешмәү, шөгыльләнү өчен биналар булмау — бу проблемалар җентекле өйрәнелеп, тиз арада чишелешен табачак.

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»