20.08.2013 - Спорт

Олимпия утын кемнәр йөртер?

“Сочи-2014” оештыру комитеты Олимпия уты эстафетасында фа­кел йөртәчәк кеше­ләрнең исемнәрен атый. Алар Русиянең барлык 83 төбәгеннән дә Халыкара Олимпия комитеты таләпләре ниге­зендә сайлап алынган. Бу таләпләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт: сәламәт яшәү рәвеше, дуслык, хөрмәт тойгыларын алга әйдәү, камиллеккә омтылу.

“Сочи-2014” оештыру комитеты Олимпия утын йөртүгә кандидатларның анкеталарын эшкәртүне һәм раслауны дәвам итә. 14 мең кешедән торган исемлек сентябрь ахырында әзер булачак.

Башкортстаннан тәкъдим ителгән 70 кандидаттан торган яңа исемлеккә республикадан бик күп күренекле кешеләр керде. Алар арасында күп тапкырлар Паралимпия чемпионы, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, спорт йолдызлары Евгений Вайцеховский, Андрей Василевский, Дмитрий Васильев, Гөлназ Гобәйдуллина, Елена Королева, Николай Красников, Андрей Кривошеев, Алексей Лабзин, Оксана Савченко, Александр Неволин-Светов, Ирек Маннанов, Елена Паутова, Рөстәм Сабирхуҗин, Елена Савельева, Лилия Шобухова, Алексей Селиверстов, Александр Семак, Тамара Тансыккужина, Нияз Фәйзуллин, Максим Чудов һәм Марат Йосыпов бар.

Дмитрий Слезин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»