13.08.2013 - Спорт

Башкортстанда ирекле көрәш үстереләчәк

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русиянең спорт көрәше федерациясе вәкилләре — вице-президентлары Наталья Ярыгина һәм Омар Мортазалиев белән очрашты. Анда, шулай ук, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта катнашты.

Шушы көннәрдә Салават шәһәрендә кызлар арасында Иван Ярыгин фонды призына ирекле көрәш буенча Бөтенрусия турниры үтә. Легендар көрәшченең хатыны бу ярышларны карады.

Республика Президенты белән очрашуда Башкортстанда ирекле көрәш үсеше мәсьәләләре, шулай ук, әлеге турнирның язмышы тикшерелде.

— Без монда Наталья Алексеевна башлангычын хуплап килдек, — диде Омар Мортазалиев. — Моннан тыш, спортның бу төрен Башкортстанда үстерү безнең өчен мөһим, чөнки моның өчен монда яхшы нигез бар. Башкортстаннан күп кенә кызлар төрле ярышларда призлы урыннар яулап өлгерде. Башкортстан Президенты белән без бу теманы тикшердек, ирекле көрәш үсеше өчен шартлар булдыру турында сөйләштек. Ул агымдагы елда Иглин районының Чуваш-Кобау авылында спорт залы ачу турында ышандырды. Нәкъ анда тренер Иванов искиткеч спортчылар плеядасын тәрбияләгән.

— Безнең фонд көрәшне популярлаштыру белән шөгыльләнә, — дип сөйләде Наталья Ярыгина төбәкара хәйрия фонды турында. — Без төрле турнирлар һәм балалар ярышлары үткәрәбез. Нигездә, алар Красноярскида уза. Бу турнирның нәкъ Салаватта, минем туган төбәгемдә дә үтүенә мин чиксез шат. Ул елдан-ел яхшырыр дигән ышанычта калам.

Дмитрий Слезин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»