16.07.2013 - Спорт

Универсиада көндәлеге

Универсиаданың сигезенче көнендә Русия җыелма командасының алтын медальләре саны йөздән артты. Йөзенче алтын медальне Русия командасына 90 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясаучы самбочы Павел Румянцев китерде. 14 июльдә русиялеләр барлыгы 9 алтын, сигез көмеш һәм җиде бронза медаль яулады. Сигез ярыш көне нәтиҗәләре буенча безнең җыелма команда 205 медаль алды: 102 алтын, 55 көмеш һәм 48 бронза. Рәсми булмаган команда зачетында Русия медальләр саны буенча беренче урынны били. Икенче урында 62 медаль белән — Япония.

Казанда үтүче Универсиадада Башкортстан спортчылары да лаеклы чыгыш күрсәтә.

Стәрлетамак физик культура институтыннан Илья Первухин Краснодар спортчысы Виктор Мелантьев белән бергә мең метрга  ишү буенча бәйгедә Русия командасына алтын медаль китерде. Бу төр ярышта чехлар — икенче, поляклар өченче урында булды.

Фехтованиедә дә Русия Италия спортчыларыннан көчлерәк булып чыкты — 45:39. Русия командасы составында алтын медальне Алексей Черемисинов, Алексей Хованский, шулай ук Башкортстан дуэты Реналь Ганиев һәм Артур Әхмәтхуҗин яуладылар.

Башкортстан физик культура институты студенты Павел Петров Русия командасы копилкасына көмеш медаль өстәде.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»