11.07.2013 - Спорт

Олимпия утын Башкортстаннан кемнәр йөртәчәк?

Русиягә Олимпия уты килүгә  өч ай кала “Сочи-2014” Олимпиадасын оештыру комитеты аны йөртүчеләр исемлеген игълан итте. 140 мең кандидат арасыннан 6 меңгә якын кеше сайлап алынган. Факелны алып баручылар исемлегенә Русиянең барлык 83 төбәгеннән дә вәкилләр кергән.

“Сочи-2014” Олимпия уты эстафетасына  факел алып баручыларны сайлау 15 гыйнвардан 15 майга кадәр дәвам итте. Кандидатлар сәламәт тормыш рәвеше алып бару һәм иң мөһим олимпия кыйммәтләре — дуслык, ихтирам, камиллеккә омтылу критерийлары буенча сайлап алынды.

Башкортстаннан Эстафетада алты кеше катнашачак:

Наталья Аносова — “Ел укытучысы-2003” конкурсы җиңүчесе, “Елның яшь директоры-2004” республика конкурсы лауреаты, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы. Благовещен спорт мәктәбе директоры.

Антон Икрянников — Нефтекама шәһәренең гражданнар оборонасы бердәм диспетчерлык хезмәте диспетчеры. Шәһәрнең 11нче мәктәбендә ОБЖ дәресләрен укыта. Пауэрлифтинг, волейбол, чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Укучыларны спортка җәлеп итә, ел саен алар өчен мәктәп янында шугалак оештыра.

Регина Гайсина — Агыйдел шәһәре 1нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы. Җиңел атлетика һәм волейбол буенча мәктәп һәм шәһәр җыелма командасы әгъзасы.

Хәмит Мортазин — спорт ветераны. Башкортстанның шәрәфле шәхесе. Йөгерү буенча 100, 200, 400, 800 метр дистанцияләрдә 40 тапкыр чемпион (1968-1978 елларда). Республиканың 12 тапкыр рекордсмены.

Андрей Василевский — “Салават Юлаев” һәм Русия яшьләр җыелма командасы капка сакчысы. Русия җыелма командасы составында 2012 елда яшьләр дөнья чемпионатының көмеш призеры һәм 2013 елда яшьләр дөнья чемпионатының бронза призеры. Ул әтисе Андрей Василевский юлын дәвам итә.  Уфа хоккее тәрбияләнүчесе, голкипер.

Екатерина Андрейцева — Бәләбәй үзәк район дәваханәсе шәфкать туташы. Инвалид спортчыларны реабилитацияләү белән шөгыльләнә. Җиңел атлетика, экстремаль йөгерү, чаңгы ярышлары призеры. “Лыжня России” Бөтенрусия бәйгесенең төбәк этабы җиңүчесе.

Дмитрий Слезин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»