11.07.2013 - Спорт

Универсиада көндәлеге

Казанда барган Универсиадада Русия җыелма командасы алдынгылар сафында. Ил командасы 39 алтын, 16  көмеш һәм 22 бронза медальгә лаек булды. 9 июльдә 30 медаль комплекты уйнатылды, алардан 20 алтынны русиялеләр яулады.

Универсиаданың өченче көнендә ишкәкче ир-егетләр беренче алтын медаль яулады. Арытаба югары бүләккә 20 километрга йөреп Андрей Кривов лаек булды. Синхрон йөзү командасы кызлары рәттән ике көн — башта Светлана Ромашина, соңыннан команда ярышларында беренчелеккә чыкты.

Гимнастлар Алия Мостафина һәм Николай Куксенков шәхси беренчелектә шулай ук алтын медаль яулады. Билбау көрәшендә барлык авырлык категорияләрендә дә безнекеләр: Нәфис Миңнебаев (60 килограммга кадәр), Илдар Ганиятуллин (70 килограммга кадәр), Илнар Галиев (80 килограммга кадәр), Илнур Мортазин (90 килограммга кадәр), Ренат Әхмәтшин (100 килограммга кадәр) һәм Сергей Павлик алтын медаль яулады. Сергей Павликның исәбендә ике җиңү: 100 килограммнан артыклар категориясендә һәм абсолют авырлык категориясендә.

Шулай ук дзюдо буенча спортчы Наталья Кузютина, рапирачы Алексей Черемисинов та алтын медаль алды. Җиңел атлетлар биш алтын медаль яулады: 400 метрга йөгерүдә Владимир Краснов һәм Ксения Усталова, 1500 метрга йөгерүдә Валентин Смирнов, биеклеккә сикерүдә Сергей Мудров һәм сөңге ыргытуда Мария Абакумова.

Универсиадада волейбол буенча Русиянең хатын-кызлар җыелма командасы икенче җиңү яулады. Алар Польша студентларын 3:0 исәбе белән җиңде. Русия командасы составында “Уфимочки-УГНТУ” командасыннан Анна Малова да бар. 10 июльдә Русия спортчылары АКШ җыелма командасы белән очрашты.

63 килограммга кадәр авырлыктагы хатын-кызлар арасында җиңел атлетика буенча ярышлар тәмамланды. Корея Халык Республикасыннан Ен Ми Пьон җиңү яулады. Җиңүчеләр триосына Казахстаннан Карина Горичева һәм кореялы Сукьюн Ким да керде. Русия командасы исеменнән чыгыш ясаучы Башкортстан кызы Диана Әхмәтова беренче чыгышында универсиаданың рекордын өч тапкыр яңартты һәм бу этаптан соң лидерлар рәтендә булды. Ә икенчесендә аңа уңыш елмаймады.

Белореттан Егор Николаев 1500 метр дистанциягә йөгерүдә дүртенче урынга чыкты. Русияле Валентин Смирнов чемпион титулын яулады. Көмеш медальгә Канада спортчысы Джереми Рэй лаек булды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»