28.06.2013 - Спорт

Сочи Олимпиадасы утын лаеклы каршылыйк!

Күптән түгел Уфада Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада уты эстафетасы оештырылса, чиратта – Сочи Олимпиадасы уты эстафетасы. Чарага әзерлек ничек бара? Эстафета кайда старт алачак? Уфада Сочи Олимпиадасы һәм Паралимпиадасы утлары эстафеталарын оештыру буенча эшче төркем утырышында сүз шул хакта барды.

Агымдагы елның 17 сентябрендә Грециядә Олимпия утын кабызып, Русия вәкилләренә тапшырачаклар. 7 октябрьдә эстафета уты Мәскәүдә старт алачак һәм илнең 83 төбәге аша үтәчәк. Ут 123 көндә 65 мең чакрым юл үтеп, Сочига киләчәк.  Эстафета сәяхәтен туры эфирда дөньяның бик күп илләрендә күрсәтәчәкләр. Бу җәһәттән эстафета ярдәмендә ил төбәкләренең үзенчәлекле якларын күрсәтеп, туристларны җәлеп  итәргә дә мөмкин. Билгеле, моңа эстафетаны югары дәрәҗәдә оештыручылар гына ирешә алачак. Шуңа да очрашуда эстафетаны оештыру мәсьәләләренә аеруча җитди карау бурычы куелды.

Сөйләшүдә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратыннан Павел Логинов һәм Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта катнашты.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»