25.06.2013 - Спорт

Чакмагыш велосипедчылары – Русия чемпионнары!

Чакмагыш районы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә һәм аның авыллардагы филиалларында спортның сигез төре – хоккей, футбол, велоспорт, бокс, билбаулы көрәш, җиңел атлетика, волейбол, гимнастика буенча 400дән артык укучы шөгыльләнә. Күнекмә дәресләрен 15 тренер үткәрә. Алда телгә алынган спорт төрләре буенча шөгыльләнүчеләр республика һәм Русия күләмендә уңышлы чыгыш ясый. Соңгы вакытта аеруча велоспортчылар районга җиңү артыннан җиңү китерә.

Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм шушы ук районның Яңа Ихсан авылы егете, Русиянең велоспорт буенча җыелма олимпия командасы өлкән тренеры Ринат Лат­ый­повның матди һәм рухи ярдәме белән 2008 елда Чакмагышта велосипед спорты секциясе оештырыла. Бу җаваплы эшне озак еллар җитәкче урыннарда эшләп хаклы ялга чыккан, гомере буе спорттан аерылмаган Ранис Баяновка ышанып тапшыралар. Ранис Нурхәниф улы җиң сызганып эшкә тотына һәм кыска гына вакыт эчендә спортның бу төренә дистәләгән кыз һәм егетне җәлеп итә. Алар белән даими рәвештә күнекмәләр үткәрә. Тырышлык бушка китми. Чакмагышның яшь велосипедчылары бишенче ел инде республика һәм Русия бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясый.

— Бу ел безнең өчен аеруча уңышлы башланып китте. Безнең дүрт спортчы Башкортстан җыелма командасы составында Русия беренчелегендә катнашты һәм төрле дистанциядәге ярыш­ларда зур җиңү яулады. 4 майда Чиләбе өлкәсенең Черемишинка поселогында узган ярышта шәхси беренчелектә Александр Борисов белән Рөстәм Иргалиев беренче урыннарны алдылар. Икенче көнне велосипедчылар янә узышты. Бу юлы Александр — беренче, Рөстәм икенче урынга лаек булдылар. 9, 10 майда ярышлар Омск шәһәрендә үткәрелде. Бу көннәрдә Александр Борисовка тиңләшүче табылмады, ул пьедесталның иң югары баскычына ике тапкыр күтәрелде. 11 майда да ярышлар киеренке барды. Бу көнне безнең Тимур Кинҗәкәев — икенче, Александр Борисов — өченче, Рөстәм Иргалиев — алтынчы, Рушан Искужин җиденче урынны алдылар, — ди Ранис Баянов.

Велосипедчы кызлар да Русия һәм республика күләмендә узган бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясаган. 27 апрельдә Майкоп шәһәрендә узган Русия беренчелегендә Сыерышбаш мәктәбе укучысы Альбина Галиева өченче урынга лаек булса, 8 майда Мәләвездә узган бәйгедә ул янә беренче баскычка күтә­релгән, ә Лилия Миндиярова дүртенче урынга чыккан.

— Русиянең велоспорт буенча җыелма командасы өлкән тренеры, якташыбыз Ринат Латыйпов безгә бик ярдәм итә. Мисалга, узган елда ул 5 велосипед куярга җайлаштырыл­ган машина бирде. “ГАЗель” машинасын да аның турыдан-туры хәстәрлеге белән алып кайткан идек. Район хакимияте дә спортның бу төрен үстерүгә акча бүлә. Узган елда район бюджетыннан 200 мең сум бүленгән булса, быел беренче яртыеллыкка район хакимияте 100 мең сум күчерде. Ярышларга йөрү күп чыгым таләп итә. Районнан һәм Русия Велоспорт федерациясеннән һәрдаим ярдәм күрсәтелеп торгач, без бер ярыштан да калмаска тырышабыз.

Иптәшләренең уңышларын күреп, башка укучылар да спортка тартыла. Бүген секциядә йөзгә якын бала шөгыльләнә. Авыллардагы филиаллар да уңышлы эшләп килә. Аларның барысын да кирәкле җиһазлар һәм спорт инвентаре белән тәэмин иттек, — ди Ранис Баянов.

Шунысын да аерым билгеләп үтәргә кирәк: район хуҗалыклары җитәкчеләре арасында да велоспортның бу төрен үстерүгә булышлык итүчеләр бар. “Салкын чишмә” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Хәбиров инде дүртенче ел рәттән үз хуҗалыгы призына республика беренчелеге уздыра. Анда катнашырга республиканың төрле төбәкләреннән 100дән артык велоспортчы килә.

Моннан тыш, районда һәр елның августында велоспорт атналыгы оештырыла. Быел әлеге чараны 21-25 августта уздыру күзаллана.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Чакмагыш районы.

Фото: Тренер Ранис Баянов Чакмагыш гимназиясе укучылары, велоспорт буенча республика җыелма командасы әгъзалары Элина Хаҗиева һәм Әлфия Мусина белән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»