25.04.2013 - Спорт

Без келәмдә арысланнан көчлебез!

Мәгълүм булуынча, Лондон Олимпиадасында Русия дзюдочылары югары казанышларга иреште. Арсен Галстян, Мансур Исаев һәм Таһир Хәйбулаев Олимпия чемпионы исемен яуладылар. Аларга алмашка өметле дзюдочылар үзебездә дә үсеп килә. Туймазы шәһәрендә Балалар иҗат  йортында дзюдо түгәрәгендә бүгенге көндә 200дән артык кеше шөгыльләнә. Үсмерләр Русиянең атказанган тренеры Юрий Федоров һәм тренер Марсель Хәбиров кулы астында осталыгын чарлый.

– Түгәрәккә балалар сигез яшьтән языла, – ди Марсель Хәбиров. – Беркемне дә кире бормыйбыз. Сер түгел, бүген үсмерләр компьютер артында күп вакытын үткәрә. Шуңа күрә бер ел дәвамында балаларны физик яктан чыныктырабыз. Алар йөгерә, футбол уйный, төрле күнекмәләр ясый. Соңыннан күнекмәләр атнага алты тапкырга әйләнә. Авырлыкларга түзә алмыйча, спорттан китүчеләр дә бар. Ләкин андыйлар сирәк. Дзюдо үсмерләрнең яшәү рәвешенә әверелә.

Яшь спортчылар белән дә аралаштым.

 –  Дзюдо белән өченче ел шөгыль­ләнәм, – диде 15 яшьлек Руслан Хәбиров. – Башкортстан чемпионатында бронза медаль яуладым. Киләчәктә югарырак үрләр яуларга өметләнәм. Дзюдо түгәрәгенә йөри башлаганнан бирле баш авыртуның, томауның, салкын тиюнең нәрсә  икәнен белмим. Компьютер уеннарына, кино карарга вакыт та калмый. Дәрес хәзерләү белән йокларга ятам. Аның каравы, укуда да сынатмыйм, келәмдә дә осталык күрсәтәм.

Дзюдо – чагыштырмача арзанлы спорт төре. Кимоно (спортчының өс киеме) ике мең сум тирәсе тора. Шөгыльләнү бушлай. Димәк, балаларын компьютердан аера алмаган әти-әниләргә уйланырга урын бар.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»