16.04.2013 - Спорт

“Бездә балалар хоккеен үстерү өчен күп эшләнә”

“Итар-ТАСС”ның Башкортстандагы вәкиллегендә данлыклы хоккейчы, оста тренер белән очрашу оештырылды. Үсмерләр хоккей лигасының финал уеннары кысасында мастер-класс үткәрергә килгән Владимир Владимирович журналистларның бер генә соравын да җавапсыз калдырмады.

– Башкортстандагы үсмерләр хоккее үсешен ничек бәялисез?

– Хоккей спорт буларак табигый шартларда формалашкан. Башкортстан хоккейны чишмә башына кайтара алган. Бу күренеш файдагамы? Әллә зыянгамы? Бергәләп фикер йөртик. Матур форма киеп, ясалма бозда хоккей уйнау күңелле. Әмма... Ясалма корылмаларда хоккей чыныктыру көчен югалта. Үсмерләр хоккей лигасы кысасында балалар сулыкларны кардан чистарткан. Шуннан соң чатлама суыкларда тирләп-пешеп хоккей уйнаганнар. Шушындый шартлар балаларны чыныктыра. Сез бу максатка ирешә алгансыз. Ярышта 44 команда катнашуы күп нәрсә турында сөйли. Башкортстан үрнәгенә илнең башка төбәкләре дә игътибар итсен иде.

– Хәзер хоккей бизнеска әверелде. Акча өчен генә уйнаучылар да бар. СССР чорында патриотизм рухы беренче урында иде. Бүген хәл башка. Мондый үзгәреш хоккей үсешендә кире чагылыш тапмасмы?

– Чыннан да, хәзер хоккей спорт кына түгел, төшемле бизнес. Бу күренеш бигрәк тә яшь хоккейчылар мисалында ачык чагыла. Команданың төп составында уйнап, ярыйсы гына акча алучылар борын чөя. Кайберәүләр хәтта журналистлар белән аралашудан да баш тарта. Без яшь чакта беренче чиратта нәтиҗә, намус, ил турында уйлый идек. “Кызыл машина” дип аталган СССРның хоккей командасының көче дә рухи бердәмлектә булгандыр. Һәркем кесә калынлыгы, акча турында гына уйласа, ул кадәре югары нәти-җәләргә ирешә алыр идекме?

– Сез бер темага кагылып үттегез. “Йолдыз чире”. Бу бигрәк тә хоккейчыларга хас. Күпчелек хоккейчылар акчада “коена”, журналистлар белән аралашырга ашкынып бармый. Мондый күренешне ничек аңларга мөмкин?

– Спорт “йолдызы” югары нәтиҗәгә ирешсә дә, кешелекле булып калырга бурычлы. Мисаллар байтак. АКШта, Көнбатыш Европада танылган спортчылар балалар йортларында, дәваханәләрдә еш була. Алар тормышның төбе­нә төшеп, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Мондый сыйфат һәркемне бизи, яңа җиңүләргә дәрт өсти. Хоккей буенча СССРның баш тренеры Анатолий Тарасов һәркемне бастырып сорый иде. Эре кыланучылар шунда ук шелтә ала иде. Бүген дорфа кыланучы хоккейчылар үзләре утырган ботакка балта чаба. Чөнки уенчы боз мәйданыннан чыккач та дәрәҗәсенә, исеменә тап төшерергә тиеш түгел.

– Хоккейчының киләчәге тренер осталыгына бәйлеме?

– Бер әйтем бар. “Яхшы тренер егерме яхшы уенчыны әзерләсә, начар тренер илле яхшы уенчыны харап итә”.  Мондый күренешкә чик кую өчен авылларда балалар белән шөгыльләнүче тренерларның да белем дәрәҗәсен күтәрү зарур. Гомумән, бүген Русиядә тренерлар мәктәбе нинди хәлдә? Урында таптанмыйбызмы? Халыкара бәйгеләрдә югары уңышларга ирешсәк тә, алга карап яшәргә кирәк. Хәл итәсе мәсьәләләр бар. Швециянең хоккей буенча яшьләр командасы тренеры Роджер Реннберг бүген дөньяда иң алдынгы карашлы белгечләрнең берсе санала. Стокгольмда тренерлар өчен семинарлар оештыра. Семинарга язылып булмый. Су буе чират. Мондый чараларда безнең тренерлар да катнашырга тиеш. Хоккей үсешеннән артта калуыбыз бар. Инглиз телен белмәвебез дә комачаулый. Чөнки семинарлар бары тик инглиз телендә генә үтә.

– Улыгыз Владимир  Юрзинов әлеге вакытта “Салават Юлаев”ның баш тренеры. Аның эшен ничек бәялисез?

– Улым мөстәкыйль, үзаллы эшли. Аңа шалтыратып бер киңәш тә биргәнем юк. “Салават Юлаев”ның плей-оффтагы бер уенын да карый алмадым. Гафу итегез, улымның эшенә бәһа бирә алмыйм.

Зәки Мидхәтов язып алды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»