26.02.2011 - Спорт

Гагарин кубогына беренче адым

Континенталь хоккей лигасында плей-офф уеннары старт алды. Иң күп очко җыйган 16 команда Гагарин кубогы өчен көрәш башлады. “Салават Юлаев” үз бозында “Сибирь” (Новосибирск) командасын кабул итте.

Беренче чорда ике як та капкаларын саклауга зур игътибар бүлде. Билгеле, плей-офф хаталарны гафу итми. Ниһаять, җиденче минутта “Салават Юлаев” уенчысы Петр Счастливый исәпне ачты.

Икенче чорда уфалылар ешрак һәм остарак һөҗүм итте. Кунаклар, мондый темпка өлгерә алмыйча, еш тәртип бозды. “Сибирь” уенчылары бозда дүртәү генә калгач, Григоренко исәпне 2:0 ясады. Нибары бер минуттан соң Антипов “Салават Юлаев” өстенлеген өч шайбага җиткерде. “Сибирь”нең янә кагыйдә бозуы нәтиҗәдә чагылыш тапты: Григоренко уңышыннан соң исәп 4:0гә әйләнде.

Өченче чор башында Петр Счастливый, “Сибирь” капкачысы Стефан Лив капкасы артында “кызыл ут” кабызып, исәпне 5:0 ясады. Ниһаять бу шайба кунакларның гарьлегенә тиде, ахры, уен “Салават Юлаев” капкасы ягына күчте. Моңарчы тик торган Эрик Эрсбергка хәзер инде үз осталыгын күрсәтергә чират җитте. Өстәвенә, уфалылар тәртип боза башлады. Юлаевчыларның сүлпәнлегеннән файдаланып, “Сибирь” уенчысы Белов  Эрсберг капкасы артында “кызыл ут” кабызды. Арытаба Ниеминен үз сүзен әйткәч, исәп 2:5кә әйләнде. Юлаевчылар бәхетенә сирена яңгырады.

Шулай итеп, “Салават Юлаев” плей-оффны “Сибирь” командасын 5:2 исәбе белән отып башлады. Чирекфинал уеннары бер команда өч тапкыр җиңгәнче дәвам итәчәк.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»