24.02.2011 - Спорт

“Салават Юлаев” чемпион булырмы?

“Салават Юлаев” даими чемпионатның соңгы уенын Мәскәүдә үткәрде. Безнекеләр агымдагы сезонда плей-оффка эләгә алмаган ЦСКА (Мәскәү) белән очрашты. Уен нәтиҗәсе бер як өчен дә зур әһәмияткә ия түгел иде. Шулай да бер як та җиңелергә теләмәде, чөнки һәр команда чемпионатның соңгы уенын матур итеп тәмамларга тырыша.

Юлаевчылар беренче чорда ук җиңүгә дәгъва белдерде. Счастливый унынчы минутта исәпне ачты. Дүрт минуттан соң Нильссон исәпне 2:0 ясады.

Икенче чорда мәскәүлеләр уен дилбегәсен үз кулларына төшерергә тырышты. “Салават Юлаев” капкачысы Виталий Колесникка берничә тапкыр осталыгын күрсәтергә туры килде. Аның ышанычлы уены башкаларны да дәртләндерде. Чор ахырында Калинин ЦСКА капкасына өченче шайбаны кертте.

Өченче чор башында ук Торесен “Салават Юлаев” өстенлеген дүрт шайбага җиткерде. Хуҗалар җавап кайтарырга көч тапты. Суглобов уңышыннан соң исәп 1:4кә әйләнде. ЦСКАның башкага көче җитмәде. Патрик Торесен җәйге ялга китүче мәскәүлеләргә бишенче шайбаны кертеп, “Салават Юлаев”ка 5:1 исәбе белән җиңү китерде.

“Салават Юлаев” плей-оффны “Сибирь” (Новосибирск) белән уйнап башлаячак. Безнекеләр бу көндәшен җиңәргә тиеш. Ләкин уфалыларны алда “хоккей монстрлары” көтә. Безнекеләр “Ак Барс” (Казан), “Авангард” (Омск), “Металлург“ (Магниторск) белән очрашырга мөмкин. Иң мөһиме — юлаевчыларга һәр матчта тотрыклы уен күрсәтергә кирәк. Аларга уңышлар телик.

Айдар ЗӘКИЕВ.

Көнбатыш

“Локомотив” (Ярославль) — “Динамо” (Минск)

“Динамо” (Мәскәү) — “Динамо” (Рига)

СКА (Санкт-Петербург) — “Спартак” (Мәскәү)

“Атлант” (Мытищи) — “Северсталь” (Череповец) 

Уеннар 23 февральдә башланды.

Көнчыгыш

“Авангард” (Омск) — “Нефтехимик” (Түбән Кама)

“Ак Барс” (Казан) — “Барыс” (Астана)

“Салават Юлаев” (Уфа) — “Сибирь” (Новосибирск)

“Металлург“ (Магнитогорск) — “Югра” (Ханты-Манси)

Уеннар бүген башлана.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»