18.02.2011 - Спорт

Юллар плей-оффка илтә

Латвиянең хоккей буенча җыелма командасы тулысынча диярлек “Динамо” (Рига) командасыннан туплана. Ригалыларның тотрыклы уен, һәр матчта ихтыяр көче күрсәтүе шушы үзенчәлеккә дә бәйледер. “Салават Юлаев” та агымдагы сезонда латышларны 5:4 исәбе белән җиңү өчен зур көч түккән иде. Ригада үткән матч башыннан ахырына кадәр киеренке көрәштә үтте.

Беренче чорда ике як та үз капкасын саклауга зур игътибар бирде. Шулай да, арытаба уен җанланды. Дүртенче минутта ук “Динамо” уенчысы Мартиныш Карсумс исәпне ачуга иреште. Бу шайба безнекеләрне сискәндерде. Юлаевчылар бер-бер артлы һөҗүм итте. Уфалы Александр Панков ике тапкыр исәпне тигезләү мөмкинлегеннән файдаланмады.

Икенче чорда бозда уен кызды. Ике як капкачысы да җиде кат тир түкте. Дүртенче минутта юлаевчы Александр Радулов Кирилл Кольцовка төгәл пас бирде. Кирилл капкага эләктерә алмады. Хуҗалар да җавапсыз калмады. Башта Мартиныш Карсумска, арытаба Юрис Шталска “Динамо”ның өстенлеген арттырырга чак кына мәргәнлек җитмәде. Безнең капкачы Эрик Эрсбергның да осталыгын билгеләү мөһим. Аның каравы, “Салават Юлаев” бәхетен кулыннан ычкындырмады. Патрик Торесен пас биргәч, Игорь Григоренко исәпне 1:1 ясады. Кызганычка каршы, уфалыларның тәртип бозуы нәтиҗәдә чагылыш тапты. Озак вакыт океан артында уйнап кайткан Сандис Озолинш ригалыларны янә алга чыгарды.

Уенның язмышына “Динамо”ның тәртип бозуы йогынты ясады. Юлаевчы Александр Радулов янә исәпне тигезләде. Өстәмә вакытта Виктор Козлов “Салават Юлаев”ка 3:2 исәбе белән җиңү китерде.

Плей-офф башланыр алдыннан юлаевчыларның тотрыклы уен күрсәтүе игътибарга лаек.

Айдар ЗӘКИЕВ.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»