17.02.2011 - Спорт

Канада тренерлары тәҗрибә уртаклашты

Канададан бер төркем тренерлар эш сәфре белән Салават шәһәрендә булды. “Чаган яфрагы” иленнән килүчеләр өч көн дәвамында урындагы “Юрматы” балалар хоккей клубы шөгыльләнүчеләре белән күнекмәләр үткәрде. Кунаклар Салават боз сараенда яшь спортчыларга  хоккей серләре өйрәтте. Бу уенның туган иленнән килгән белгечләр Башкортстанда, Русиядә хоккей үсеше турында нинди фикердә? Аларның нинди киңәшләре бар? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

— Миңа туган ягымда Даиниус Зубрус, Әнвәр Лисин һәм башка Русия хоккейчылары белән эш итәргә туры килде, — диде тренер Грег Айрленд. — Һәммәсе турында да яхшы фикер калды. Курку белмәс, оста хоккейчыларны нинди шартларда һәм кемнәр әзерли микән, дип кызыксына идем. Ниһаять, бу максатыма ирештем. Салаватта кече һәм өлкән яшьтәге хоккейчылар белән осталык дәресләре үткәрдем. Аларның осталыгына, тырышлыгына хәйран калдым. Тренерлар да — үз эшләренә гашыйк кешеләр. Башкортстан җитәкчелегенең хоккейга мөнәсәбәте дә мактауга лаек. Бу безнең беренче сәфәр генә. Киләчәктә бәйләнешләрне тагын да ныгытыйк, аралашып яшик. Башкортстанның хоккей командалары, тренерлары Канадага рәхим итсен!

Грег Айрленд 13 ел тәҗрибәсе булган һөнәри хоккей тренеры. Ул “Финикс Койотс” клубының тренеры вазыйфасын биләгән чакта байтак рекордлар куйган. Мәсәлән, Грег җитәкчелек иткән чорда “Финикс”ның 36 уенчысы НХЛда (Милли хоккей лигасында) үз урынын тапкан. 2005 елда Айрленд “Гранд-Рапидс Гриффинс” клубы тренеры итеп тәгаенләнгән һәм 12 тапкыр плей-оффка чыккан. Грег, шулай ук, “Гамильтон”, “Дейтон Бомберс”, “Оуквил Блейдс”, “Каледон Канадиенс”, “Мильтон Мерчантс” командалары белән призлы урыннар яулаган.

“Юрматы” хоккей командасының баш тренеры Артем Ромашов та хезмәттәшлеккә уңай карый.

— Төньяк Америка тренерлары килүе балаларга көчле тәэсир итте. Һәммәсе, дәртләнеп, осталыгын күрсәтергә, кунакларның игътибарын җәлеп итәргә омтылды. Без исә тәҗрибә тупладык һәм үз эшебезгә бәһа алдык. Бу юнәлештәге эшне арытаба да дәвам итү мөһим. Хоккей югары дәрәҗәдә үсеш алган Канада тәҗрибәсен өйрәнү безгә комачауламаячак, —  диде ул.

Сер түгел, бүген Канадада хоккей Русиягә караганда югарырак дәрәҗәдә үсеш алган. Моны Ванкувер олимпиадасының ачы тәҗрибәсе  күрсәтте. Русиядә, Канаданың НХЛына охшатып, КХЛ (Континенталь хоккей лигасы) оештырылды. Монысы уңай күренеш. Шул ук вакытта, хоккей үсешенә комачаулаучы сәбәпләр дә бар. Бездә тренерлардан башта нәтиҗә таптыралар, аннан соң гына акча бүләләр. Матди ярдәмсез хоккейда уңышка ирешеп буламы соң? Хоккей командаларында сәләтле яшь спортчыларны туплау урынына бай балаларына өстенлек бирелә. Андыйларның төп составта уйнавы беркем өчен дә яңалык түгел. Әйтик, Канадада, баланың сәләте юк икән, ул хәтта президент нарасые булса да командага эләгә алмаячак. Шушы һәм башка кимчелекләр Русия хоккеен артка сөйри һәм сөйрәячәк. Якынлашучы Сочи олимпиадасында янә йөз кызартасы килмәсә, бу мәсьәләләргә игътибар бирергә кирәк.

Сөйләшүдә Канада тренерлары Майкл Флаэрти, Михаель Скотт Макферсон һәм хоккейчы Арон Нэги да катнаштылар.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»