16.02.2011 - Спорт

Сәламәт тәндә —сәламәт рух

Кандра поселогындагы Ә. Мирзаһитов исемендәге 2нче урта мәктәптә балаларның сәламәтлеген саклауны тәэмин итү, физкультура һәм савыктыру эшен камилләштерү педагогик коллективның эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп алынган. Агымдагы уку елында биредә “Безнең яңа мәктәп” федераль инициативасы кысаларында сау-сәламәт шәхес формалаштыруны күз уңында тоткан махсус программа кабул ителгән.

— Хәзерге вакытта мәгариф учреждениеләрендә 3нче физкультура дәресе кертү турында сүз кузгатылганын без дә ишетеп торабыз, — ди мәктәп директоры Альберт Җиһаншин. — 1 сентябрьдән яңа белем бирү стандартларына күчәргә тиешбез. Анда класстан тыш чараларга атнасына 10 сәгать бүлү каралган. Физкультура буенча өстәмә дәресләрне шуның исәбенә кертергә уйлыйбыз. Безнең коллектив яңа уку планнары буенча эшләргә әзер, дип ныклы ышаныч белән әйтә алам. Мәктәптә әле үк шул юнәлештә зур эш алып барыла. Бүген укучы балаларның 65 проценты спорт секцияләренә һәм түгәрәкләргә йөри.

Биредә махсус белемле һәм тәҗрибәле физкультура укытучылары эшли. Без алар арасыннан аеруча Сергей Ануфриев хакында күп җылы сүзләр ишеттек. Ул үзе 70-80нче елларда спорт белән актив шөгыльләнгән. Мәскәү өлкә физкультура институтын тәмамлаганнан соң Кандра мәктәбен сайлый. Уку йортындагы чаңгы базасы да аның тырышлыгы белән булдырылган. Сергей Викторович күп еллар инде туризм буенча секцияне дә җитәкли.

— Туймазыда 10 ел элек балалар һәм үсмерләр туризмы үзәге ачылган иде. Безнең Кандрада аның филиалы эшли, — ди тренер-педагог. — Туристик клубта шөгыльләнгән балалар физик яктан яхшы тәрбия ала. Кышын чаңгы туризмы буенча район һәм республика күләмендәге төрле ярышларда катнашабыз. Спорт разрядына ия чаңгычыларыбыз да байтак. Алар арасыннан Светлана һәм Рөстәм Еникеевлар, Арсен Садриев, Тимурлан Абдукәримов, Айнур Исхаковлар республика ярышларында Туймазы районының спорт данын яклыйлар.

Мәктәптә волейбол, баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, көч гимнастикасы буенча секцияләргә дә балалар зур теләк белән йөри. Башлангыч сыйныф укучылары да физик тәрбиядән читтә калмый. Алар былтыр райондагы “Күңелле стартлар” ярышларында призлы урыннарны күп яулаган. Мәктәптә ай саен сәламәтлек көннәре үткәрү хәзер матур традициягә әйләнгән.

 — Беркемгә дә сер түгел, бүгенге мәктәптә нагрузканың артуы, күп гаиләләрнең яшәү рәвеше балаларның сәламәтлеген үстерүгә булышлык итми, — ди 22 еллык эш стажлы физкультура укытучысы Ольга Еникеева. — Шуның өчен дә балаларны класстан тыш чараларга, төрле түгәрәк һәм секцияләргә күбрәк җәлеп итәргә тырышабыз. Бер үк вакытта сәламәтлеге какшаган, хроник авыруларга дучар булган балаларны да төрле файдалы күнекмәләр ясарга өйрәтәбез.

2нче Кандра мәктәбендә барысы да физкультура укытучысы Зәлия Еникееваны зур ихтирам белән телгә алды. Ул үз эшенә мөкиббән кеше. Аның мәктәптә балалар белән эшләвенә инде 40 ел тулып узган.

Физик культураны пропагандалауда укытучылар ата-аналарга да яхшы өлге күрсәтә. Сергей Ануфриев үзе биш балалы гаилә башлыгы. Шушы тату һәм күркәм гаиләдә һәркем спорт һәм физкультура белән дус. Әле икенче сыйныфта укыган Ваня да әти-әнисенә ияреп көн саен диярлек чаңгы юлына баса.

— Өлкән балаларымның һәркайсысының спорт разряды бар, — ди горурлык белән Сергей Викторович. — Без шулай гаиләбез белән сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирәбез. Сәламәт тәндә — сәламәт рух! Без тәрбияләгән мәктәп балалары да сау-сәламәт булып үссеннәр, спорт һәм физкультураны үзләренең гомерлек юлдашы итеп алсыннар.

Мидхәт Шәрипов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Туймазы районы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»