16.02.2011 - Спорт

Баскетболга игътибар арта

14 февральдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Олимпия чемпионы, Русия  “КЭС-Баскет”  мәктәп баскетбол лигасының почетлы президенты, Русия Студентлар баскетболы ассоциациясе вице-президенты Сергей Белов белән республикада баскетболны үстерү мәсьәләләрен тикшерде. Очрашуда шулай ук Русия “КЭС-Баскет”ның генеральный директоры Алексей Фролов һәм Башкортстан Баскетбол федерациясе директоры, Студентлар баскетболы һәм “КЭС-Баскет”  мәктәп баскетбол лигасы ассоциация рәисе Сергей Медведев катнашты.

Очрашуда республикада мәктәп студент баскетболы хәрәкәте турында сүз барды. Моннан тыш, баскетболны үстерүнең төбәк программасын булдыру зарурлыгы да билгеләнде. Башкортстан Президенты төбәктә баскетболның  киң таралуын әйтеп үтте.

— Бездә һөнәри командалар юк, ләкин бу  спорт белән кызыксынучылар күп. Без республикада квалификацияле уенчылар шөгыльләнүен телибез, — диде Рөстәм Хәмитов. 

Сергей Белов, Башкортстанда хоккейны гына түгел, башка спорт төрләрен дә үстерергә кирәк, төбәк җитәкчеләре бу мәсьәләне яхшы аңлый, дип ассызыклады.

— Без  яшьләргә баскетбол белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирергә тиешбез. Моның өчен республикада баскетболны үстерүнең төбәк программасын кабул итәргә, бәлки, һөнәри команда булдыру турында да уйларга кирәк,  — диде Сергей Белов.

БР Президентының матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»