15.01.2013 - Спорт

Уфа дөнья спорты үзәгенә әвереләчәк

26 февральдән 3 мартка кадәр Уфада VI Халыкара балалар уеннары  үтәчәк. Аңа дөньяның 22 илендәге 62 шәһәрдән вәкилләр киләчәк.

Бу — Кышкы уеннар өчен рекордлы сан. Уфага Канада, Литва, Швейцария, Казахстан, Венгрия, АКШ, Германия, Австрия, Словения, Украина, Көньяк Корея, Белоруссия, Голландия, Греция, Австралия, Кытай, Италия, Монголия, Эстония һәм, әлбәттә инде, Русия спортчылары киләчәк. Спортчылар һәм кунаклар саны меңнән артып китәчәк дип көтелә.

Дмитрий Слезин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»