15.01.2013 - Спорт

Алтын һәм бронза - безнекеләрдә

Бозда мотоузышлар буенча 53нче шәхси Русия чемпионатында Габдрахман Кадыйров исемендәге Спортның техник төрләре үзәге спортчылары алтын һәм бронза медальләр яулады. Николай Красников бишенче тапкыр ил чемпионы булды. Бу җиңүнең СССР спидвеена һәм боздагы мотоузышларга нигез салучы Владимир Карнеев кубогы белән билгеләнүе символик мәгънәгә ия.

Икенче урында — Тольяттиның “Мега-Лада”сыннан Даниил Иванов. Өченчедә — уфалы Дмитрий Колтаков.

Аларның өчесе дә 25-26 гыйнварда Польшаның Санок шәһәрендә үтәчәк дөнья чемпионатында Русия җыелма командасы составында чыгыш ясаячак.

Николай Ермоленко.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»