15.01.2013 - Спорт

Аксенлылар үрнәк күрсәтте

Бу чара “Үзебездә узачак универсиаданы лаеклы спорт күрсәткечләре белән каршылыйк!” девизы астында барды. Аксен, Бәләбәй, Дуван, Кушнаренко, Стәрлетамак тех­никумнары һәм ко­ледж­ларының җыелма командалары арасындагы чәмле бәйгеләр ике көн дәвам итте. Спартакиадачылар алты спорт төрендә көч сынашты: чаңгыда шуу, волейбол, ату, өстәл теннисы, шахмат һәм дартс. Җыелма командалар арасында абсолют җиңүне спартакиаданы кабул иткән Аксен авыл хуҗалыгы техникумы лаеклы рәвештә яулады. Бу факт беркемдә дә шик тудырмады, чөнки респуб­ликаның иң бай тарихлы уку йортларының берсе булган Аксен техникумы элек-электән спортта алдынгылар исә­бендә. Әйткәндәй, техни­кумны күп еллар республиканың танылган спортчысы Чулпан Саныев уңышлы җитәкләде һәм спорт традицияләрен ныгытуга күп көч салды. Данлы уку йортының бүгенге җитәкчелеге дә бу җәһәттән сынатмый.

– Студентны һәм спортны бер-берсеннән аерып карап булмый. Спортта активлык күрсәткәннәр укуда да алдынгы, – ди Аксен авыл хуҗалыгы техникумы директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Ришат Әбделвәлиев.

Әйтергә кирәк, Ришат Рифмил улы үзе дә ярышларда актив катнаша. Үз мәйданында узган спартакиадада ул шулай ук җиңүчеләр исәбендә булды. Әлшәй районының спорт даны музее директоры Сәүбән Таҗиев аңа спортны үстерүдәге активлыгы өчен махсус бүләк тапшырды.

Аксендагы ак спартакиада югары оешканлык һәм зур активлык шартларында узды. “Сәламәтлек-2014” кышкы спартакиадасын Дуван авыл хуҗалыгы колледжы кабул итәчәк. Бу уңайдан күңелне кырган бер нәрсәне игъ­тибардан читтә калдырып булмый: республикада барлыгы җиде авыл хуҗалыгы тех­никумы эшли, ә Аксенга шуларның бишесе генә килде. Ике уку йорты үз системасында елына бер тапкыр үткәрелүче спартакиаданы санга сукмады.

Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Әлшәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»