12.01.2013 - Спорт

“Салават Юлаев” тагын отылды

Континенталь хоккей лигасында даими чемпионат дәвам итә.   Локаут тәмамлангач, күпчелек НХЛ “йолдызлары” океан артына очты. Русиядә чыгыш ясаган Александр Овечкин, Евгений Малкин һәм башка уенчылар КХЛ белән саубуллашты. Вакытлыча СКА (Санкт-Петербург) данын яклаучы Илья Ковальчук Америкага ашыкмый. “Уфа-Арена”да үткән матчта һөҗүмченең осталыгын меңнәрчә кеше күрде.

Беренче чор уфалылар өчен күңелсез хәлдән башланды. СКА уенчысы Торесен унынчы минутта исәпне  ачты. “Салават Юлаев” күпме тырышса да, уен дилбегәсен үз кулына төшерә алмады. Һөҗүмчеләребез бер-берсен аңлап җитмәде. Нәтиҗәдә, кунаклар капкачысы Ежов егерме минут ял итте.

 СКА икенче чорда да оста һөҗүм итте. Торесен исәпне 2:0 ясады. Уфалылар үз бозында коры исәп белән отылырга теләмәде.  Хлыстов Ежов капкасы артында “кызыл ут” кабызды. Кызганычка каршы,  кунаклар өстенлеге өч шайбага җитте. Иң элек Илья Ковальчук биргән төгәл пастан Даллмэн оста файдаланды. Капкада торучы  Василевский кымшанып та өлгермәде. Макаров һөҗүм иткәндә дә Василевский капкада дөрес позициядә тормый иде. Исәп 4:1гә әйләнгәч, яшь якташыбыз урынына тәҗ­рибәле Таркки чыкты.

Өченче чорда кунаклар өстенлеген саклап калырга тырышты. Безнекеләр каршы як капкага омтылды. Чор башында “Салават Юлаев” уенчысы Сапрыкин исәпне 2:4кә әйләндерде. Кызганычка каршы, уфалы­ларның башкага көче җитмәде, “Салават Юлаев” 2:4 исәбе белән отылып, турнир таблицасында түбән тәгәрәвен дәвам итә. Әлеге вакытта уфалылар 12нче урынны били. Плей-оффта 16 команда катнаша. Шуннан чыгып киләчәк турында фикер йөртергә мөмкин.

Зәки Мидхәтов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»