05.01.2013 - Спорт

Спортта – яңа үрләргә!

2012 ел Башкортстан спорты тарихына бихисап вакыйгалар белән кереп калды. “Уфа” футбол командасы Милли футбол лигасында чыгыш ясый башлады. Республикада беренче тапкыр яшьләр командалары арасында шайбалы хоккей буенча дөнья чемпионаты оештырылды. 2013 елда Башкортстанда яшьләр тормышында нинди истәлекле вакыйгалар көтелә, нинди спорт бәйгеләре оештырылачак?

Уфада беренче тапкыр Халыкара балалар уеннары үтәчәк. Шушы уңайдан спорт корылмалары төзекләндерелде, урамнар тагын да күркәмләнде. Уфага дөньяның 20 иленең 60 шәһәреннән командалар килүе көтелә. Балалар уеннары югары  дәрәҗәдәге спорт бәйгесе генә түгел. Ярышта төрле телләрдә аралашучы балаларны дуслаштыруга, аларның күңелен күтәрүгә зур өлеш кертеләчәк. Атап әйткәндә, яшь спортчыларга бай һәм эчтәлекле мәдәни программа әзерләнә. Димәк, ярыштан һәркем күтәренке кәеф белән кайтып китәчәк. Күңелдә якты хатирәләр калдырган урынга яңадан әйләнеп кайтасы килә. Башкортстан җитәкчелеге чарага әзерләнү вакытында шул хакта да онытмый.

“Салават Юлаев” Гагарин кубогы өчен көрәшә алырмы? Бу хакта уйланучылар да аз түгелдер. Әйе, 2012-2013 еллардагы сезонда безнең команда ис китәрлек уен күрсәтә алмады. Декабрь ахырында юлаевчылар рәттән ЦСКА (Мәскәү), “Слован” (Братислава) һәм “Лев” (Прага) командаларыннан отылды. Турнир таб­лицасындагы хәлләр тагын да мөшкелләнде. Клуб җитәкчелеге баш тренер Венер Сафин белән хуш­лашырга мәҗбүр булды. Тәгаенләнәчәк яңа тренер уенчыларның рухын күтәрә алырмы? Тиздән бу сорауга җавап бирелер. Агымдагы сезонда плей-оффта көрәш аеруча киеренке барачак. НХЛ локауты КХЛда да чагылыш тапты. “Металлург” (Магнитогорск), “СКА” (Санкт-Петербург), ЦСКА (Мәскәү), “Динамо” (Мәскәү) һәм башка командалар океан артында чыгыш ясаучы хоккей “йолдыз”ларын җәлеп итте. Димәк, үткән елда уртача гына чыгыш ясаган командалар агымдагы сезонда Гагарин кубогы өчен көрәшәчәк. Шул ук вакытта  хоккейның командалы спорт төре икәнлеген дә хәтердән чыгарырга ярамый. “Салават Юлаев”ка шушы юнәлештә камиллек җитми.

“Уфа” футбол командасы Премьер-лигага чыга алырмы? Милли футбол лигасында чыгыш ясаучы командага мондый бурыч куелмады. Шулай да... Могҗизалар спортта да булгалый. Әлбәттә, моның өчен безнекеләргә зур көч салырга туры киләчәк. Командага Бразилия легионерлары җәлеп ителде. Башка клублар данын яклаучы якташларыбыз кайта. Мөгаен, команда тәнәфестән соң тагын да җанлырак уен күрсәтер.

Президент Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында яшьләр сәясәте мәсьәләләрен аерым сызык өстенә алды. “Еш кына барлык мәдәни тормыш, аеруча бәләкәй торак пунктларда, дискотекаларга, рәсми чараларга гына кайтып кала” диелә анда. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Бәләкәй авылларда спорт корылмалары юк. Мәктәпләр ябылгач, спорт залларына да юл ябыла. Яшьләр буш вакытын ничек үткәрергә тиеш? Бары тик клуб кала. Анысы да дүрт авылга берәү генә булырга мөмкин. Дискотекаларның ничек “күңелле” үтүен яшьләр белә. Һәрхәлдә, анда беркем дә мәдәни ял итми. Мәсьәләне уңай якка үзгәртергә мөмкинме? Яшьләр сәясәте өчен җавап бирүче белгечләр дискотекаларда да  күзәтчелек итәргә тиеш. Анда ял итүчеләрне “айныту”, фәһемле ял итү төрләрен гамәлгә ашыру да аларның бурычы. Кызганычка каршы, әлегә яшь буын үзен-үзе тәрбияли. Гадәттә, рәсми чараларга яшьләрне халык санын арттыру өчен генә җәлеп итәләр. Мондый алымнан күптән баш тартырга кирәк. Яшьләр сарык көтүе түгел. Аларны тегендә-монда куып йөртү юньлегә илтми.

“Безнең өчен яшьләрдә иҗатка тартылуны формалаштыру, аларның яшәү таләпләрен киңәйтү, аларда белемгә омтылыш тәрбияләү мөһим. Кулланучылар гына үстерүче җәмгыятьнең киләчәге юк” дигән юллар да игътибарга лаек. Аеруча хәзерге заманда. Яшьләр мәктәптә дә, лекция вакытында да компьютердан аерылмый. Килеп туган сорауга җавап яшен тизлегендә Интернет челтәреннән табыла. Уйланырга урын калмый. Иҗади фикер йөртүчеләр һәр өлкәдә югары казанышларга ирешә. Мөгаен, бу мәсьәләгә игътибарны арттыру таләп ителәдер.

Рөстәм Зәки улы яшь галимнәрне борчыган мәсьәләләргә дә аерым тукталды.“Талантлы яшь галимнәргә аеруча игътибар бирелергә һәм ярдәм күрсәтелергә тиеш. Турысын әйтергә кирәк, бүгенге көндә без аларның күбесенә югары дәрәҗәдәге хезмәт хакы белән чын-чынлап иҗади эш тәкъдим итә алмыйбыз. Бу хәлдән чыгу юлы — республикада IT-парклар булдыру” диелә бу уңайдан Юлламада. Һичшиксез, яшь галимнәр заман белән бергә атларга тиеш. Фән акча китерә ала. Бу урында бераз төгәллек кертү ялгыш булмас. Фәннең бөтен тармаклары да акча эшләргә мөмкинлек бирми. Әйтик, язмышын тел һәм әдәбият белән бәйләүчеләр халыкның рухи мирасын саклау, үстерү белән мәшгуль. Мондый төркемгә караган яшь галимнәргә дәүләт ярдәме кирәк.

Күренүенчә, яшь буынны борчыган мәсьәләләр бихисап. Башкортстанда спортны югары дәрәҗәдә үстерү өчен дә зур көч таләп ителә. Ике юнәлеш тә мөһим. Чөнки сәламәт буын үскәндә генә югары максатларга ирешергә мөмкин. 2013 елда яшьләр сәясәте һәм спортны үстерү юнәлешләрендә яңа казанышларга ирешергә язсын.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»