09.01.2013 - Спорт

Русия командасы иң көчлеләр исәбендә!

Уфада яшьләр командалары арасында хоккей буенча 37нче дөнья чемпионаты тәмамланды. 5 гыйнварда өченче урын өчен матч һәм финал уены үтте.

Турнир хуҗасы — Русия җыелма командасы бронза бүләккә лаек булды. Канада командасы белән очрашу чемпионатның бизәгенә әверелде. Матчның төп вакытында көндәшләр ун шайба кертте, әмма җиңүче ачыкланмады. Овертаймда Валерий Ничушкин русиялеләргә җиңү китерде.

Канада — Русия матчында кертел­гән голлар тәртибе һәм авторлары:

0:1  Хохлачев

0:2  Якупов

1:2  Ньюджент-Хопкинс

1:3  Дьяков

2:3  Юбердо

3:3  Шайфли

3:4  Мозер

4:4  Мёрфи

4:5  Якупов

5:5  Ритчи

5:6  Ничушкин

АКШ хоккейчылары, финалда шведларны җиңеп, дөнья чемпионы булды. Өченче чор ахырында скан­динавиялеләр капкачыны алтынчы уенчыга алыштырса да, матчны коткару мөмкин түгел иде инде. Америкалылар, буш капкага тагын бер шайба кертеп, уенга нокта куйды.

Чемпионатның директораты тур­нирның иң яхшы уенчыларын бил­геләде. Менә алар: капкачы — Джон Гибсон, сакчы — Джейкоб Троуба (икесе дә АКШтан), һөҗүмче — Райан Ньюджент-Хопкинс (Канада).

Журналистлар да чемпионатның символик җыелма командасын, аның бер звеносын сайлады.

Капкачы: Джон Гибсон (АКШ).

Сакчылар: Джейк Маккейб, Джейкоб Троуба (икесе дә АКШтан).

Һөҗүмчеләр: Джон Гудро (АКШ), Райан Ньюджент-Хопкинс (Канада), Филип Форсберг (Швеция).

Командаларның ахыргы торышы:

1. АКШ

2. Швеция

3. Русия

4. Канада

5. Чехия

6. Швейцария

7. Финляндия

8. Словакия

9. Германия

10. Латвия

38нче дөнья чемпионаты Швеция­нең Мальма шәһәрендә үтәчәк.

Чемпионатның матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»