29.12.2012 - Спорт

Уфада... шайбалар “яңгыры”

Уфада яшьләрнең хоккей командалары арасында дөнья чемпионаты кызганнан-кыза бара. Русиялеләр Словакия командасын отты. Безнекеләр кичә АКШ командасы белән очрашты. 27 декабрьдә үткән матчлар да мавыктыргыч булды.

Канадалылардан 3:9 исәбе белән отылган Германия командасы чираттагы көндәше белән уенга җиңүгә өмет итеп чыкты. Чөнки дөнья чемпионатында рәттән ике тапкыр отылучы уңышка ирешә алмый. АКШның да үз максаты бар иде. Океан артыннан килгән кунаклар эшне озакка сузмады. Матч старт алгач, 20 секунд үтүгә Германия капкасына беренче шайба керде. Исәп 1:0гә әйләнде. Тәнәфескә кадәр америкалылар янә ике тапкыр уңышка иреште. Уен сурәте тәнәфестән соң да үзгәрмәде. Германия капкасы артында “кызыл ут” сүнеп тә өлгермәде. АКШ командасы Германия командасын 8:0 исәбе белән тар-мар итте.

Латвия белән Швейцария үз төркемендә әллә ни зур уңышка өмет итә алмый. Беренче-икенче урын өчен Финляндия белән Швеция командалары көрәшәчәк. Шуңа күрә матч киеренке көрәштә үтәргә тиеш иде. Баштагы мәлдә латышлар каршылык күрсәтте. Шуннан соң шайбалар бер капкага гына керде. Швейцария 7:2 исәбе белән отып, җиңү яулады.

Айдар Мидхәтов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»