29.12.2012 - Спорт

Ташып торсын көчегез, Риода да җиңегез!

Мәгълүм булуынча, Лондон Паралимпиадасында Русия җыелма командасы турнир таблицасында икенче урынны яулады. Ватандашларыбыз 36 — алтын, 38 — көмеш һәм 28 бронза медаль алды. Ил спортчылары 14 дөнья рекорды куйды. Русия командасының мондый уңышка ирешүендә Башкортстан спортчыларының өлеше зур. Республика паралимпиячеләре бәйгедә 17 медаль яулады. Шуларның уникесе — алтын. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында беренче урынга чыкты. Паралимпия геройларының уңышлары җитәкчелек игътибарыннан читтә калмый. Кичә Хөкүмәт йортында бер төркем Башкортстан паралимпиячеләренә Русия һәм республика бүләкләре тапшырылды.

— Башкортстан спортчылары 2012 елда искиткеч зур уңышларга иреште, — диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев. — Әйтик, Лондон Паралимпиадасында ил спортчылары алган алтын медальләрнең өчтән берен безнең якташларыбыз яулады. Шушы уңайдан спортчыларга рәхмәт сүзләре җиткерәм! Уңышларыгыз ил җитәкчелеге игътибарыннан да читтә калмады. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән Уфада Паралимпия спорты үзәге төзелеп бетәчәк. Мөгаен, 2013 ел ахырында, 2014 ел башында бу максатка ирешербез. Башкортстанда киләчәктә дә спортны үстерүгә зур көч салыначак.  Һәр район үзәгендә бассейны булган спорт-савыктыру комплексы сафка кертеләчәк. Димәк, меңәрләгән балаларга спорт дөньясына юллар ачылачак. Шуңа күрә республика спортчыларының киләчәктә тагын да зуррак казанышларга ирешәчәгенә өмет зур.

Бүләкләү тантанасы башланды. Иң элек Лондон Паралимпиадасында җиңгән бер төркем спортчыларга Русия Федерациясе Спорт министрлыгы бүләкләре тапшырылды. Мондый хөрмәткә Андрей Коптев, Алексей Лабзин, Александр Неволин-Светов, Анастасия Овсянникова һәм Елена Паутова лаек булды. Спортчылардан тыш, уку йорты ректорлары да тәбрикләнде. М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин Русия Паралимпия комитетының рәхмәт хатына лаек булды.

Әйткәндәй, 2016 елда җәйге Олимпия уеннары Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә оештырылачак. Мондый игътибар, мондый хөрмәт булгач, якташларыбыз анда да сынатмас.

Айдар Зәкиев. 

Андрей Коптев, Елена Паутова һәм Алексей Лабзин.

Фото: Андрей Коптев, Елена Паутова һәм Алексей Лабзин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»