28.12.2012 - Спорт

Олимпия уты эстафетасы төрле елларда

Киләсе елда Уфа 2014 елда Сочида үтәчәк XXII кышкы Олимпия уты эстафетасын кабул итәчәк. Эстафета Русиянең 83 төбәге аша үтеп, Уфада ике көн булачак.

Олимпия уты эстафетасының уеннарны ачу тантанасы алдыннан оештырылуы традициягә керде. Олимпия хәрәкәтенең хәзерге чор тарихында ул беренче тапкыр 1936 елда үтә. Ут Грециянең Олимпия шәһәреннән ул елдагы Олимпиада башкаласы Берлинга кадәр юл үтә.

Эстафета идеясен оештыру комитетының генеральный секретаре Карл Дим башлап әйтә. Ул Олимпия уты эстафетасының Олимпиаданың борынгы Греция тамырларыннан бүгенге көн белән элемтә урнаштыру символы булып торачак, дип исәпли. Олимпия факелы кешенең дөньяда тынычлык урнаштыруга омтылуы билгесе булып тора. Шул елдан башлап бер генә Олимпиада да эстафетасыз үтми.

1936 елда Олимпия утын Грециядән Берлинга алып килүдә 3 мең йөгерешче катнашкан, алар 7 ил чикләре аша 11 көн һәм 12 төн эчендә 3075 чакрым юл үткән. Августта Германия спортчысы Фриц Шильген Олимпия утын кабыза. Моңа 11 мең тамашачы һәм 51 илдән килгән 4 мең спортчы шаһит була. Олимпия эстафетасы яңа Олимпия тантанасы һәм символын кертүгә этәргеч була.

Европада икенче Бөтендөнья сугышыннан соң беренче тапкыр 1948 елда үткәрелгән Олимпия уеннарында эстафета тынычлык символы була. Факелны башлап алып китүче Греция армиясе капралы Олимпия уты эстафетасы алдыннан изге солых билгесе итеп хәрби киемен сала һәм коралын тапшыра. Олимпия факелы, өч мең чакрым юл үтеп, Лондонга 12 көн эчендә барып җитә. Аны 57 ил атлетлары алып бара. Ла-Манш бугазы аша факелны Бөек Британиянең хәрби диңгез флоты корабында чыгаралар.

1956 елда Мельбурнда Олимпия уеннары башланыр алдыннан факелны Олимпиядән Афинага 3500 спортчы алып бара, аннары аны шахтер лампасына урнаштырып, самолет белән Австралиягә алып китәләр. Бу континентта 2830 йөгерешче 13 көн дәвамында факелны бер-берсенә тапшыра бара. Олимпия стадионында Уеннарны ачу тантанасында факелны яшь йөгерешче Рон Кларк кабыза.

1960 елда берьюлы ике Олимпия уты эстафетасы була. Беренчесе — Римда XVII җәйге, икенчесе Скво-Вэллида VIII кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасы уңаеннан. Тан­таналарның сценариен күренекле Америка кинорежиссеры-мультипликаторы Уолт Дисней яза. Чаралар планына ул утны Лос-Анджелеска самолет белән кайтаруны кертә. Ә аннан 600 спортчы-укучы Олимпия факелын Скво-Вэллидагы базага кайтара. Аннары вертолет факелны тауларга күтәрә. Тау спорты буенча Олимпия чемпионкасы факел тотып шуып төшеп, аны тимераякта шуучы Кен Генрига тапшыра. Ул 400 метр араны үтеп, стадионда факелны кабыза.

1968 елда Мехикодагы Олимпия уеннарын үткәрүчеләр традицион факел уйлап таба, ә эстафетаны “Яңа дөньяга эстафета” дип атый. Аларның төп идеясе — Урта диңгез һәм Латин Америкасы цивилизацияләре, борынгы грек-латин һәм испаннарга кадәр цивилизацияләр арасындагы элемтәне ассызыклау, диңгезче Христофор Колумбның батырлыкларын искә алу була. Эстафетаның Испания этабында аны Колумбның нәселен дәвам итүче спортчы да факел тапшыруда катнаша.

Олимпия факелы стадионга килү уңаеннан 1972 елда Мюнхенда 5 мең тынычлык күгәрчене һавага очырыла. 1976 елда Монреальда Олимпия тарихында беренче тапкыр утны ир-ат белән хатын-кыз бергә кабыза. Алар — 15 яшьлек Стивен Префонтейн һәм Сандра Хендерсон була.

Шулай ук 1976 елда утны йөртүнең искиткеч ысулы уйлап табыла, ул радио сигналы итеп үзгәртелә. Олимпиядән бу сигнал спутник ярдәмендә Канадага тапшырыла һәм анда Олимпия утын кабызучы лазер нурын эшләтеп җибәрә.

1992 елда Европа континентында эстафетада катнашучылар саны буенча рекорд куела. Ут 8 февральдә Альбервилльгә барып җитсен өчен 5500 спортчы факелны Франция аша алып бара.

Гадәттә, эстафетада үзендә Олимпия уеннарын кабул итүче ил спортчылары катнаша. Әмма 1992 елда сайлап алу программасында катнашу өчен дөньяның 50 иленнән 150 йөгерешчегә чакыру җибәрелә.

1996 елда Атлантада үткән юбилей Уеннарында эстафетада катнашу өчен 10 мең дәгъва итүчедән  2500 кеше сайлап алына. Ул елда Олимпия утын кабызуны Америка боксчысы, Олимпия чемпионы Мөхәммәт Алига ышанып тапшыралар.

1998 елда Наганодагы кышкы Олимпия уеннарында конкурста 12-13 яшьлек балалар сайлап алына, алар Олимпия утын алып баручы 73 америкалы исәбенә керә.

2000 елда Сиднейда үткән Олимпия уеннарында ут су астыннан алып барыла. Австралия биологы Вэнди Крейг-Дункан Олимпия факелын диңгез төбеннән алып чыга. Моның өчен махсус факел әзерләнә, ул утка су астында яну мөмкинлеге генә биреп калмый, аның яктылыгы да көчле була. Олимпия утын алып баруның уникаль ысуллары булып аны Төньяк Америкада каноэда һәм дөядә йөртү була.

2004 елда беренче тапкыр бөтендөнья факел эстафетасы үтә,  ул 78 көн дәвам итә. Олимпия уты 11400 факел йөртүченең кулында була, 78 мең чакрым юл үтә. Эстафета беренче тапкыр Африка һәм Көньяк Америка аша үтә, элекке уеннарны кабул иткән шәһәрләрдә, шул исәптән Мәскәүдә була һәм, ниһаять, юлын Афинада төгәлли.

2006 елда Туриндагы уеннарда Олимпия уты эстафетасы Пелопоннес ярымутравыннан башлана. Грециядәге берничә шәһәрдә тукталганнан соң, Афинага килеп җитә. Ун көн эчендә ут Грециядә 2006 чакрым юл үтә һәм илнең 45 ноктасында кабына. Факелны 534 кеше йөртә. Ун көннән соң Афинадагы Олимпия стадионында утны Италия вәкилләренә тапшыру тантанасы була. Шуннан соң ут тагын 6 ил — Франция, Сан-Марино, Словения, Австрия, Швейцария һәм Италия аша үтә.

“Пекин-2008”дә Олимпия уты эстафетасы Олимпия уеннары тарихында иң озыны була. 24 мартта Олимпиядә кабынган факел 135 мең чакрым юл үтә, 5 континенттагы 21 илдә була.

Утны кабул итүче шәһәрләр арасында Санкт-Петербург та бар. 2009 елның 22 октябрендә Грециянең Олимпия шәһәрендә 2010 елгы кышкы Олимпиада уты кабына. Беренче факел йөртүче Греция чаңгычысы Василиас Димитридас, җәйге эссегә карамастан, чаңгычы костюмында була. Гадәттәгечә, ут кояш нурларыннан кабызыла. Олимпия уты эстафетасы 45 мең чакрым юл үтә, анда 12 мең кеше  катнаша. Олимпия уты эстафетасы маршруты су (1000 чакрым), һава (18 мең чакрым) һәм җирдән (26 мең чакрым) үтә һәм кышкы Олимпия уеннары тарихында иң озыны була.

“Лондон-2012” Олимпия уты эстафетасы 18 майда Бөек Британия территориясендә башлана. 70 көндә илнең һәр төбәгендә була, истәлекле урыннарда тукталышлар ясала.

Резеда Нуртдинова әзерләде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»