28.12.2012 - Спорт

Уфада дөнья чемпионаты ачылды

“Уфа-Арена”да яшьләр командалары арасында хоккей буенча дөнья чемпионаты ачылды. Лазер тамашасы вакытында чемпионатта катнашучы илләрнең исемнәре боз өстенә язылды, аннары аларның флаглары парады үтте. Глобаль форумда катнашучыларны чемпионатның талисманы — аю баласы Тимка сәламләде.

Тантанага Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев, Русиянең Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, Халыкара хоккей федерациясе советы әгъзасы Франк Гонсалес, Русиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Юрий Нагорных, Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта килгән иде.

Җыелучыларны Марат Мәһәдиев, Владислав Третьяк һәм Гонсалес әфәнде сәламләде. Алар яшь хоккейчыларга мавыктыргыч уеннар күрсәтүне һәм иң көчлеләрне ачыклауны, ә тамашачыларга боздагы алышлардан күңел юанычы алуны теләде.

* * *

Яшьләр командалары арасында шайбалы хоккей буенча дөнья чемпионаты, ниһаять, башланды. Русия җыелма командасы “Уфа-Арена”да Словакия командасы белән көч сынашты. Безнекеләр көндәшләрен зур исәп белән  отачагына шикләнмәде. Кечкенә дәүләтнең уртача уенчылардан тупланган командасы “йолдыз”ларга каршы тора аламы? Ләкин хоккейда бер уен нәтиҗәсен дә алдан фаразлап булмый. Матч безнекеләрнең җитешсез­лекләрен ачык күрсәтте. Капканы Башкортстан егете Андрей Василевский саклады.

Чор башында ук Русия командасы һөҗүмгә күчте. Кунаклар баштагы мәлдә үз капкаларына чигенде. Словаклар да җавапсыз калмады. Василевскийга берничә тапкыр осталыгын күрсәтергә туры килде. Безнекеләр оста һөҗүм итсә дә, исәп үзгәрмәде. Сирена яңгырарга санаулы минутлар калганда гына Кучеров исәпне ачты.

Икенче чорда ике як та активлашты. Кунаклар исәпне тигезләргә омтылды. Русия командасы өстенлеген ныгытырга теләде. Тырышлык үз нәтиҗәсен китерде. Чор уртасында Хох­лачев исәпне 2:0 ясады. Словакия уенчысы Матиш осталыгы нәти­җәсендә исәп 1:2 әйләнде.

Өченче чорда Русия командасы еш кагыйдә бозды. Безнекеләр капка саклаудан ары китә алмады. Аның каравы, кунаклар зур осталык күрсәтте. Хоккейда исәпне саклап калу шактый авыр. Нәтиҗә  яшен тизлегендә үзгәрергә мөмкин. Соңгы секундта отылырга яки җиңү яуларга була. Кунаклар ахыргы секундларда капкачыны алтынчы уенчыга алыштырды. Матч тәмам­ланырга 37 секунд калганда Мраз исәпне 2:2 ясады.

Җиңүче өстәмә вакытта ачыкланды. Словаклар кагыйдә бозгач, Альберт Яруллин Русия командасына 3:2 исәбе белән җиңү китерде.

Безнекеләр 28 де­кабрьдә АКШ ко­мандасы белән көч сынашачак.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»