08.02.2011 - Спорт

Куркаклар гына хоккей уйнамый!

Элегрәк елга-күлләрне боз каплау белән олысы-кечесе тимераякка баса иде. Соңрак күп кенә мәктәпләр янында хоккей мәйданчыклары барлыкка килде. Әмма, соңгы елларда балалар күбрәк телевизор, компьютер янында көн үткәреп, ачык һавада уйнаучылар елдан-ел сирәгәю сәбәпле, алар юкка чыкты. Бу мәсьәләне Кушнаренко районында үзләренчә хәл иткәннәр. Хакимият башлыгы әле җәй айларында ук мәктәп директорлары, авыл хакимиятләре башлыклары алдында хоккей мәйданчыклары төзү бурычы куйган.

— Бу эшкә авырсынып кына тотынучылар күп булды, — ди бу хакта хакимият башлыгының спорт һәм туризм буенча урынбасары Вадим Костромин.  — Имеш, болай да кризис заманы, акчасызлык, җәй түзеп тора алмаслык эссе һәм тагын әллә ничә сәбәп... Әмма зур тырышлык салгач, боз барыбер кузгалды.

— Эссе җәйдә кузгалган боз ноябрь айларында хоккей мәйданчыкларына ятты, — дип шаярта Талбазы мәктәбе директоры Гөлчәчәк Ахунова. — Без аны районда иң беренчеләрдән булып төзедек булса кирәк. Зурлыгы да ярыйсы — 35кә 40 метр. Төзелештә үзебезнең мәктәптә белем алган Рамил Ганиев, Кәүсәр Баһаветдиновлар ярдәм итте.

Күрше Карача-Елга мәктәбендә дә Рамилгә ярдәме өчен рәхмәтлеләр. Биредә физкультура укытучысы Тәлгать Гыйниятуллин шатлыгын яшермәде:

— Үзебез дә чормадан тимераякларны эзләп таптык, балалар белән рәхәтләнеп шуабыз, авыл яшьләре дә безгә кушыла, — ди ул.

Кувыково тулы булмаган урта мәктәбе директоры Зилә Ялаева әйтүенчә, биредәге 9 укытучының 8е бозда шуа. Гомумән, бик үк имин булмаган бу авылга килеп, япь-яшь кенә татар кызы ярыйсы ук уңай үзгәрешләр кертүгә ирешкән. Шешә белән дуслашкан әтиләр дә, хәмердән баш тартып, балаларына тимераякалар ала башлаган.

   Карача-Елга авылы мәктәбе бозында.Ә Шәрип авылында моңа кадәр күл бозында яше-карты шуа торган булган. Хәзер инде алар мәктәп янындагы хоккей мәйданчыгына күчкән. “Быел безнең мәктәпкә район хакимияте ярдәме белән 72 пластик  тәрәзә дә куелды,” — дип канәгатьлелек белдерә директор Әхәт Шәрәфетдинов. “Безгә дә ярдәм итүчеләр бар, — дип сүзгә кушыла Иске Камышлы мәктәбе директоры Рәшит Галиев. — “Башкиргаз” предприятиесе мәктәпкә 30 пар чаңгы бүләк итте, ә хоккей мәйданчыгын төзегәндә үзебезнең районның “Добрый хлеб” хуҗалыгы ярдәмгә килде”.

Иске Гомәр урта мәктәбендә хоккей мәйданчыгын  төзүдә нигездә үз көчләренә таянганнар. “Быел бездә төзелеш эшләре күп булды, — ди директор Венера Сәлимуллина. — Түбәне алмаштырдык, җылы үткәргечләрне яңарттык, инде менә хоккей мәйданчыгын да файдалануга тапшырабыз”.

— Нинди генә хезмәтнең дә нәтиҗәсен күрәсең килсә, көчне кызганмаска кирәк, — ди бу уңайдан район мәгариф бүлеге мөдире Дамир Рамазанов. — Быел районда күп көч салып 19 хоккей мәйданчыгы  төзүгә ирешелде. Хакимият башлыгының балаларны компьютер, телевизордан аерып урамга алып чыгарга кирәк дигән фикерен тормышка ашырдык булса кирәк.

Чыннан да, республикада бу өлкәдә кушнаренколыларга җитүче юктыр. Күптән түгел район үзәгендә узган яугир-интернационалистлар һәм хакимият хезмәткәрләре арасында узган хоккей ярышы, район үзәгендәге мәктәп-гимназиянең “Бөркет” командасы башкаланың Дим районы кубогын яулавы, яңа хоккей мәйданчыкларында төнгә кадәр барган кызу алышлар бу төбәктә эштән дә, ярыштан да курку белмәс чын ир-егетләр яшәве турында сөйли.

Резида ВӘЛИТОВА.

Кушнаренко районы.

 

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»