08.02.2011 - Спорт

Ун кешегә — унике медаль!

Гыйнвар ахырында Яңа Зеландиядә паралимпиячеләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты үткән иде. Русия җыелма командасы барлыгы 35 медаль яулап (шуның унсигезе — алтын), гомум зачетта икенче урын алган. 79 илдән меңнән артык спортчы катнашкан бәйгегә Башкортстаннан да ун кеше барган иде. Якташларыбыз нинди уңышларга ирешкән? Республикада паралимпиячеләргә күнекмәләр үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылганмы? Хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

— Әлеге вакытта бездә чатнама суыклар булса, Яңа Зеландиядә җәйге челлә, — диде республика җыелма командасы тренеры Петр Буйлов. — Карлы Русиядән кояш кыздырган мәңгелек җәй иленә барып көч сынашу бер спортчыга да җиңел бирелми. Өстәвенә, Яңа Зеландиядәге вакыт безнекеннән тугыз сәгатькә аерыла. Спортчыларга шундый шартларда ярышка чыгарга туры килде. Башкалар кебек, якташларыбыз да 2012 елда Лондонда үтәчәк паралимпиядада катнашу хокукы өчен көрәште. Һәм бик уңышлы дияргә кирәк.

Башкортстан спортчылары 12 медаль яулаган. Атап әйткәндә, атказанган спорт мастеры Алексей Лабзин өч алтын медаль алган. Елена Паутова да бер тапкыр җиңү пьедесталының иң югары баскычына күтәрелгән. Андрей Коптев, Андрей Жирнов, Анастасия Овсянникова, Рима Баталова һәм Айгөл Сәхибзадаева да призлы урыннар алган. Журналистлар белән очрашуга килгән Алексей Лабзин белән Андрей Коптев та тәэссоратлары белән уртаклашты.

— Миннән еш кына: “Кайсы медалең кадерлерәк?” — дип сорыйлар. Мөгаен, уйлап та тормыйча: “Алтын медаль!” дип җавап кайтарырга тиешмендер. Һәр җиңү авыр бирелә. Шуңа күрә бөтен медальләрем дә бердәй кадерле, — диде Алексей Лабзин.

Андрей Коптев болай дип дәвам итте:

— Яңа Зеландиядәге халык, аларның тормышны яратуы, табигатькә мөнәсәбәте ошады. Анда җиде меңләп русияле яши икән. Ватандашларыбыз ярыш вакытында дәртләндерү белән генә чикләнмәде. Һәр бәйгедән соң килеп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Русиядән 17 мең чакрым еракта яшәп, туган якларын онытмаучыларга чиксез рәхмәтлемен. Бер бәйгенең финалы  хатынымның туган көненә туры килде. Бу көнне уңышка ирешеп тормыш иптәшемә дә, үземә дә зур бүләк ясадым.

Әлеге вакытта Башкортстанда 1733 паралимпияче спортның ун төре белән шөгыльләнә. Башкортстан Президенты боерыгы белән зур казанышларга ирешүче паралимпиячеләргә матди ярдәм күрсәтелә. Мисал өчен, Ванкувер паралимпиядасы чемпионы Ирек Зарипов ай саен 35 мең сум ярдәм ала. Якын киләчәктә Уфада паралимпиячеләр әзерләү үзәге төзү планлаштырыла. Шулай ук хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел икән.

— Лондон паралимпиядасына күп калмады, — диде Баш-

кортстанның югары спорт осталыгы мәктәбе директоры Евгений Емельянов. — Без әзербезме? Бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Европа, дөнья чемпионатларында ирешелгәннәргә шатланып, кул кушырып утырырга ярамый. Чөнки күп кенә илләр Лондонга Африкадан спортчылар җәлеп итәчәк. Якташларыбыз бәйгедә җанын бирергә әзер булган спортчылар белән ярыша алачакмы? Бу максатка ирешү өчен безгә спортчыларны әзерләү базаларын яхшыртырга кирәк. Әлеге мәсьәлә хәл ителмәсә, призлы урыннар хыялда гына калачак. Ванкувер паралимпиядасында Уфадан бер спортчы да катнашмавы уйлануга этәрә. Бүген республикада паралимпия чемпионнары Мишкә, Бөре, Туймазы, Стәрлетамак, Чишмә район һәм шәһәрләрендә әзерләнә. Бу исемлеккә Уфага да кушылырга вакыттыр.

Сөйләшүдә республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Руслан Бикимбетов та катнашты.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»