28.01.2011 - Спорт

“Салават Юлаев” — лига лидеры

“Салават Юлаев” елны җиңелүләр белән башлаган иде. Ниһаять, уфалылар янә тотрыклы уен күрсәтә. Соңгы җиде матчта юлаевчылар 17 очко җыйды. Ә соңгы ике уенда безнекеләр җиде шайба кертсә, көндәшләр ике тапкыр гына уңышка иреште. Агымдагы сезонда бик зур үзгәрешләр кичергән “Северсталь” (Череповец) үз бозында юлаевчыларны отарга тырышты.

Хуҗалар уен башлану белән һөҗүмгә күчте. “Салават Юлаев” капкачысы Виталий Колесник  “Северсталь” һөҗүмчеләренә уңышка ирешергә мөмкинлек бирмәде. Безнекеләр дә җавапсыз калмады. Унберенче минутта Зиновьев уфалыларны алга чыгарды.

Икенче чорда юлаевчылар ешрак һәм остарак һөҗүм итте. “Салават Юлаев” уенчылары Панков, Счастливый, Клепиш һәм Свитов “Северсталь” капкачысы Ростислав Станя белән бергә-бер чыкты.  Станя сынатмады. Шулай да хуҗаларның сүлпәнлеге нәтиҗәдә чагылыш тапты. Сирена яңгырарга егерме секунд калганда  Григоренко исәпне 2:0 ясады.

Өченче чорда хуҗалар уенны коткарырга кереште. Безнекеләр бозда өчәү генә калгач, “Северсталь” командасы һөҗүмгә күчте. Юлаевчылар бу юлы да сынатмады. Очрашу тәмамланырга ун минут калганда Григоренко, уңышка ирешеп,  “Салават Юлаев”ка 3:0 исәбе белән җиңү китерде.

“Салават Юлаев”, рәттән җиденче тапкыр җиңеп, Континенталь хоккей лигасының турнир таблицасында беренче урынга чыкты.

Айдар ЗӘКИЕВ.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»