26.01.2011 - Спорт

Бозлы суны кайнар сөткә тиңлиләр

 

Күптән түгел Якутов исемендәге паркның Солдат күлендә үзенчәлекле  бәйге үтте — тышта май ае булмаса да, салкын суны үз итүчеләр ярыш оештырды. Туннар, бүрекләр кигән халык бозлы суны бар дип тә белмәүчеләргә сокланып һәм көнләшеп карады. Чара тәэссоратларга бай булды.

“Моржлар” иң элек күл тирәли йөгереп килде. Ниһаять, 25 метрлы бәкедә 300 метрга йөзү башланды. Ирек Мослыхов (6 минут 24 секунд), Салават Асылбаев (7 минут 9 секунд) һәм Владимир Фролов (7 минут 45 секунд) иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 50 метрга йөзүдә Евгений Скорняков — беренче, Александр Акимов — икенче, Володя Акимов  өченче урын яуладылар. Төрле яшь категорияләрендә   Рафаил Наруллин, Григорий Сапун, Юлия Фаткуллина, Альмира Хәсәнова һәм Тамара Филиппенковалар җиңде. Призлы урын яулаучылар мактау грамоталары, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр белән тәбрикләнде.

Әйткәндәй, безнең клуб “Тимер юлчылар мәдәният йорты”ның подвалында урнашкан. Душ түгел, хәтта чишенү бүлмәсе дә юк. Тар гына коридорда йөздән артык кеше чишенеп киенергә мәҗбүр. Ә бит башка төбәкләрдә “моржлар”ның душ, сауна һәм спорт заллары булган биналары бар. Кызганычка каршы, без әлегә мондый ярдәм тоймыйбыз. Безнең хәрәкәтне  үстерергә кирәк, чөнки бозлы суны үз итүчеләр салкын тиюнең, гриппның нәрсә икәнен дә белми. Салкын кышлы Русиядә яшәгәнебезне дә онытмыйк. Башкортстан халкы елның нибары ике аенда гына су коенып кала. Бассейннар шактый кыйммәт, ә “моржлар” ел әйләнәсенә су коена. Шуңа күрә безнең хәрәкәт игътибарга лаек.

Фуат ХӘСӘНОВ.

Уфа шәһәре.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»