25.01.2011 - Спорт

Нева ярындагы җиңү

“Салават Юлаев” Нева ярында СКА (Санкт-Петербург) белән очрашты. Петр Чаянек, Максим Афиногенов, Владимир Набоков һәм башка хоккей “йолдызлар”ын җәлеп иткән төньяк башкала командасы тотрыклы уен күрсәтә. Дәрәҗәле уенчылардан торган СКАның күптән түген коры исәп белән “Металлург“ (Магнитогорск) командасын отуы да күп нәрсә турында сөйли. Ләкин юлаевчылар сынатырга теләмәде.

Хуҗалар уен башлану белән һөҗүмгә күчте. Өстәвенә, безнекеләр бозда дүртәү генә калды. СКА һөҗүмчеләренә исәпне ачарга “Салават Юлаев” капкачысы Виталий Колесник мөмкинлек бирмәде. Арытаба хуҗалар кагыйдә бозды. Якуб Штепанек та үзенең оста капкачы икәнен күрсәтте. Шулай да тырышлык нәтиҗә китерде. Ундүртенче минутта Кирилл Кольцов “Салават Юлаев”ны алга чыгарды.

Икенче чор башында хуҗалар исәпне тигезләргә омтылды. Капкачыбыз бу юлы да сынатмады. Уфалылар чор уртасында уен дилбегәсен янә кулларына төшерде. Бу юлы СКАның тәртип бозуы нәтиҗәдә чагылыш тапты. Мирослав Блатяк “Салават Юлаев” өстенлеген ике шайбага җиткерде.

Өченче чорда СКА уенны коткарырга кереште. Хуҗалар ешрак һөҗүм итсә дә, уңыш янә кунакларга елмайды. Игорь Григоренко Якуб Штепанек артында “кызыл ут” кабызгач, исәп 3:0гә әйләнде. Уен ахырында Петр Чаянек Виталий Колесник күңелен төшереп, Санкт-Петербург спорт сөючеләренә өмет бүләк итте. Ләкин СКАның башкага көче җитмәде. Уен тәмамланырга бер минут калганда Виктор Козлов матчка нокта куйды.

“Салават Юлаев” 4:1 исәбе белән ышанычлы җиңү яулады.

Айдар ЗӘКИЕВ.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»