11.09.2012 - Спорт

Яшь спортчылар Уфада очрашачак

Уфа 2012-2013 елларда халыкара спорт чемпионаты һәм уеннары үзәге булачак. Тиздән җәйге биатлон буенча дөнья чемпионатына старт бирелсә, киләсе елда хоккей буенча үсмерләр командалары чемпионаты һәм VI кышкы балалар халыкара уеннары үтәчәк. Башкортстан дөнья күләмендәге мәртәбәле спорт бәйгеләренә ничек әзерләнә? Журналистлар белән очрашуда әлеге сорауга яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ринат Сәгыйтов һәм шәһәр хакимиятенең спорт комитеты рәисе Сергей Степанов җавап бирде.

VI кышкы балалар уеннары әлеге чаралар арасында аеруча әһәмиятле урын тота. Аны Башкортстанда үткәрү тәкъдиме белән халыкара комитетка республика Президенты Рөстәм Хәмитов чыккан иде. Абруйлы комиссия башкалабыздагы спорт уеннары үткәрү мөмкинлеген өйрәнгәннән соң, берничә шәһәр арасыннан Уфаны сайлап алган.

— Билгеле, Халыкара уеннар үткәрү урыны итеп башкалабызның сайлануы республиканың гына түгел, ә Русия мәртәбәсен күтәрү бурычын да куя. Шуңа без оештыру эшенә тотынганчы Көньяк Кореяда үткән уеннарда булдык, тәҗрибә өйрәндек, — дип башлады сүзен Андрей Иванюта. — Соңгы мәгълүматлар буенча, Башкортстанда үтәчәк уеннарга чакыру алган илләрнең 16сы катнашырга теләк белдерде. 24 илдә Уфага килү мөмкинлеген өйрәнәләр. Кыскасы, без кимендә 40тан артык илдән балалар килүен көтәбез.

Министр, шулай ук, балалар уеннарында катнашачак Башкортстан командасын формалаштыру белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, бәйгеләрдә республика данын яклау максатында үсмерләр спорт мәктәпләреннән “иң-иң”нәр сайлап алыначак. Уеннарда 12-15 яшьлек балалар чыгыш ясаячак.

Ринат Сәгыйтов билгеләвенчә, башкалабыз әлеге чарага җитди әзерләнә. Спорт сараен реконструкцияләү төгәлләнеп килә. Биредә уенчылар өчен яңа һәм заманча корылмалар урнаштырылган. Әйткәндәй, Спорт сараен реконструкцияләүгә 432,1 миллион сум акча тотынылган. Әлеге уеннарны үткәрү кысаларында Уфада тау чаңгысы үзәге “икенче яшьлеген” кичерә. Аны төзекләндерү белән беррәттән, зур чаңгы базасы төзелеше дә тәмамлану алдында.

Биатлон, фигуралы шуу өчен яңа мәйданчыклар әзерләнә. “Олимпик — Парк” мәктәбе дә үз ишекләрен ачачак.

2013 елның 27 февраленнән 2 мартына кадәр үтәчәк халыкара уеннарның төп максаты — төрле илләрдә яшәүче спорт сөюче балаларның дуслыгын тагын да ныгыту, Башкортстанны чит илләргә таныту һәм яшь буында Туган илгә, спортка мәхәббәт, патриотизм тәрбияләү. Бу турыда Сергей Степанов сөйләде. Шәһәрнең спорт комитеты рәисе журналистларны, шулай ук, балалар уеннарының нинди тәртиптә үтәчәге белән таныштырды. Шунысы да куанычлы, дип белдерде ул, Башкортстанга Австралиядән — 3, Канада һәм Швециядән икешәр балалар командалары килергә теләк белдергән. Греция, Монголия, Көньяк Корея һәм элекке союздаш республикаларның үсмерләре дә башкалабызда үтәчәк мәртәбәле бәйгедә катнашачак.

Олег Төхвәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»