07.09.2012 - Спорт

Паралимпиадада - чираттагы рекордлар

Оксана Савченко белән Александр Неволин-Светов аркада 100 метр арага йөзүдә җиңү яулады.

Савченко уеннарда дүртенче алтын медаль алды. Шулай итеп, Оксана Савченко җиде тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы булды.

Неволин-Световка да, ниһаять, бәхет елмайды. Ул америкалы Такер Дюприны узды. Украин Сергей  Клипперт өченче килде.

Башкортстан спортчыларының икесе дә бу дистанциядә яңа дөнья рекорды куйды.

Аларның тагын бер ярышта — ирекле стиль белән 50 метр арага йөзүдә катнашасы бар.

Башкортстан физик культура институты вәкилләре Алексей Лабзин  белән Андрей Коптев, шулай ук Евгений Кегелев һәм Федор Триколич 4х100 метрга  эстафетада Паралимпиада  рекорды куеп (42,66 секунд), чемпион булдылар.

Нәтиҗәдә, Башкортстан спортчылары Русия җыелма командасына ун алтын медаль китерде. Оксана Савченкода — 4,  Алексей Лабзинда — 2, Александр Неволин-Светов, Елена Паутова, Андрей Коптев һәм Анастасия Овсянниковада — берәр алтын медаль. Моннан тыш, Неволин-Светов — ике  көмеш, Анна Сорокина  бер бронза медаль яулады. Безнекеләрдә барлыгы 13 медаль. Пекиндагы уеннарда безнекеләр 9 медаль яулаган иде.

Резеда Нуртдинова.

6 сентябрьгә турнир таблицасы


Илләр

Алтын

Көмеш

Бронза

Барлыгы

1. Кытай

60

50

49

159

2. Русия

28

25

20

73

3.Бөекбритания

25

36

31

92

4. Украина

22

17

20

59

5. Австралия

22

16

23

61


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»