06.09.2012 - Спорт

Якташларыбыз алдынгылыкны бирми

Лондондагы Паралимпия уеннарында Русия җыелма командасы тагын ике алтын медаль яулады.

Башкортстан физик культура институты студенты Елена  Паутова 1500 метр арага йөгерүдә җиңүче булды (4 минут 37,68 секунд).

М. Акмулла исемендәге БДПУның бишенче курс студенты Оксана Савченко тагын бер батырлык күрсәтте —  100 метр арага ирекле стиль белән йөзүдә дөнья рекорды куйды. Икенче һәм өченче урыннарда Әзербайҗаннан Наталья Пронина һәм  русияле Дарья Стукалова.

Шулай ук М. Акмулла исемендәге БДПУ аспиранты Александр Неволин-Светов үзенең икенче көмеш медален яулады. 100 метр арага ирекле стиль белән йөзүдә  алтын медальгә украиналы Максим  Вераска лаек булды, ул Паралимпиада рекорды куйды. Өченче урында —  америкалы Такер Дюпри.

Шунысы мәгълүм булсын: Оксана Савченко үзенең  Пекиндагы казанышын кабатлады — бу  Паралимпиаданың да өч алтын медаленә лаек булды. Алда аны тагын ике ярыш көтә.

Резеда Нуртдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»