05.09.2012 - Спорт

Президент үзе сөйләште

3 сентябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов  Паралимпиадада Русия җыелма командасындагы республика вәкиле, җиңел атлет Алексей Лабзин белән телефоннан сөйләште.

Башкортстан спортчысы 400 метрга йөгерүдә алтын медаль яулады, ярышларның бу төре буенча уеннарның рекордын куйды (48,59 секунд). Алексей Лабзин Русия җыелма командасында уникенче алтын медальне яулады.

Сөйләшү барышында Рөстәм Хәмитов аны котлады һәм Паралимпиадада арытаба уңышлар теләде. Алексей Лабзин алдагы ярышларда да җиңүгә омтылачагын әйтте.

Паралимпиадада Башкортстан спортчылары яулаган өченче алтын медаль бу. 31 августта уфалы Оксана Савченко, 400 метрга ирекле стиль белән йөзүдә беренче урынны яулап, пьедесталның югары баскычына күтәрелгән иде. Якташыбыз йөзү буенча дүрт тапкыр Паралимпиада чемпионы булды. 200 метрга комплекслы төрдә йөзүдә Савченко яңа дөнья рекорды куйды һәм уеннарда икенче тапкыр алтын медаль яулады.

Ул Әзербайҗан спортчысы Наталья Пронинадан һәм тагын бер русияле Дарья Стукаловадан алда килде. Оксана ике Паралимпиадада бишенче тапкыр дөнья рекорды куйды.

Шулай ук ир-атлар арасындагы ярышларда да Русия командасы медальләргә лаек булды. Якташыбыз, М. Акмулла исемендәге БДПУ студенты Александр Неволин-Светов — көмеш, Сергей Пунько бронза медальләргә лаек булды.

Резеда Нуртдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»