04.09.2012 - Спорт

Паралимпиада көндәлеге

Оксана Савченконың Лондондагы Паралимпиадада  алтын медаль яулавы турында хәбәр иткән идек инде. Бу уңайдан Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Оксана белән телефоннан сөйләште.

Башкортстан спортчысы алтын медальне хатын-кызлар арасында 400 метр арага ирекле стиль белән йөзү буенча финал ярышларында яулады. Русия җыелма командасы өчен бу Лондонда баручы Паралимпиадада икенче “алтын” булды.

Сөйләшү барышында Рөстәм Хәмитов М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты студентын җиңүе белән котлады,  Русия җыелма командасы составындагы республика спортчылары тарафыннан уеннарда яуланган  беренче  алтын медаль өчен рәхмәт белдерде һәм Паралимпиадада арытаба уңышлар теләде. Оксана Савченко Президентка Паралимпиадада чыгыш ясавын дәвам итәчәген, киләсе ярышларга әзерләнүен әйтте.

Шуны да әйтеп үтәбез: 2008 елда Пекинда үткән  Паралимпиада  уеннарында Оксана Савченко өч алтын медаль яулады, өч дөнья рекорды куйды. Бүген спортчы Уфаның 18нче Олимпия резервының  балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Игорь Тверяков җитәкчелегендә күнекмәләр ала.

Паралимпия уеннарында җиңел атлетлар ярышлары дәвам итә. Анда Башкортстан вәкилләре дә катнаша.

Алексей Лабзин 100 метр арага йөгерүдә  дүртенче булып килде. Ул  400 метр арага йөгерү буенча ярышларга әзерләнә.

Айгөл Сәхибзадәева 200 метр арага йөгерүдә финалга чыкмады, шулай да аның 8 сентябрьдә 100 метр арага йөгерү буенча ярышларда медаль яулау мөмкинлеге бар.

* * *

400 метр арага йөгерүдә Башкортстан вәкиле Алексей Лабзин чемпион булды. Ул  Паралимпиада рекорды куйды — 48,59 секунд. Тагын бер русияле Александр Зверев финишка икенче булып килде. Өченче урында — марокколы Мөхәммәт  Амгуюн.

* * *

Сөңге ыргытуда Башкортстан спортчысы, 20 яшьлек Анна Сорокина уңышка иреште. Аның күрсәткече — 38,79 метр. Сербияле Таня  Драгич  — беренче урында. Ул,  42,51 метрга сөңге ыргытып, дөнья рекорды куйды.

— Ярышлардан мин канәгать калдым, чемпион булырга хыялланам һәм бу максатка ирешү өчен  мөмкин булганның  барысын да эшләячәкмен, — диде якташыбыз Анна Сорокина.

Резеда Нуртдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»